news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яңа Чишмәдә тимер кою цехы ачылды

Цехта 20 кешегә эш урыны булдырылган

(Казан, 13 декабрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Яңа Чишмә муниципаль районы хакимияте, Мәшгульлек үзәге һәм Чистай шәһәренең “Яңа технологияләр” ҖЧҖе ярдәме белән районда үзмәшгульлек программасы нигезендә тимер кою цехы ачылды. Биредә инде бер тапкыр кулланылган детальләрдән тимер кирпечләр коячаклар, дип хәбәр итә ТР муниципаль районнары порталы.
Цехта 20 кешегә эш урыны булдырылган. План буенча биредә елына 480 тонна металл эшкәртелер дип көтелә. Төп заказчы - “Яңа технологияләр” ҖЧҖе.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot