news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа Чишмәдә сыер сатып алучыга 40 мең сум бирәләр

Сыер хәзер 55-60 мең сум тора, 40 мең сум акча авыл халкына зур ярдәм булачак, дип яза район газетасы.

(Казан, 1 февраль, "Татар-информ", "Яңа чишмә хәбәрләре"). Яңа Чишмә районында сыер сатып алучыга 40 мең сум бирәчәкләр. Бу турыда "Яңа чишмә хәбәрләре" җиткерә.

Күптән түгел район җитәкчелеге район дәрәҗәсендә шәхси ярдәмче хуҗалыкларга булышлык күрсәтү турында карар кабул итте. Сыерлар һәм башмак таналар сатып алуга 15 мең сум республика субсидиясенә 2018 елдан район бюджетыннан тагын 25 мең сум бүлеп биреләчәк. Сыер хәзер 55-60 мең сум тора, һәм әлеге 40 мең сум акча авыл халкына зур ярдәм булачак, дип яза район газетасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100