news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа Чишмәдә социаль ярдәм бүлегендә ай саен пособие алу буенча 886 кеше исәптә тора

2016 елда дәүләттән социаль ярдәм сорап 22 ана (ялгыз) мөрәҗәгать итте.

(Яңа Чишмә, 28 май, "Татар-информ", "Яңа Чишмә хәбәрләре").  Яңа Чишмәдә социаль ярдәм бүлегендә 16 яшькәчә булган балага ай саен пособие алу буенча 886 кеше исәптә тора, шуның 159ы ялгыз аналар (468 бала), дип яза җирле басма.

2016 елда дәүләттән социаль ярдәм сорап 22 ана (ялгыз) мөрәҗәгать итте. Республика бюджетыннан дәүләт ярдәме күләме 119500 сум тәшкил итте. 16 яшькәчә булган балага ай саен бирелә торган пособие уртача җан башына туры килгән кереме булган һәм Татарстан Республикасында билгеләнгән яшәү минимумы күләменнән артмаган гаиләләрдә 16 яшькәчә булган һәр туган балага һәм аның белән бергә яшәүче ата-ананың берсенә билгеләнә һәм түләнә (2017 елның 11 маена 8298 сум тәшкил итә)(ТР МК Карары п.12, №542, 17.12.2004 ел). Пособие күләме бер балага 295 сум тәшкил итә, 782 сум – ялгыз анага, ата- анасы алимент түләүдән баш тартса яисә РФ законында каралган башка очракларда (алиментны түләттерү мөмкин булмаганда) балага 442 сум түләнә; сержант, старшина, солдат һәм диңгезче сыйфатында чакыру буенча хезмәт узучы хәрби хезмәткәрләрнең баласына, шулай ук баланың әтисе хәрби хезмәт үтү турында контракт төзегәнчегә чаклы һөнәри белем бирү учреждениесендә булганда балага пособие түләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100