news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа Чишмәдә Илшат Усманов үз хуҗалыгында 18 баш эре мөгезле терлек асрый

«Күпләр кебек, без дә эшне бер баш сыердан башладык», - дип сөйли Илшат.

Яңа Чишмәдә Илшат Усманов үз хуҗалыгында 18 баш эре мөгезле терлек асрый
agro.tatarstan.ru

(Казан, 12 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районының Чаллы Башы авылыннан Илшат Усманов үз хуҗалыгында 18 баш эре мөгезле терлек асрый. Шул исәптән 13 баш - савым сыеры. Бу турыда Татарстан Азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Күпләр кебек, без дә эшне бер баш сыердан башладык, – дип сөйләгән Илшат. – Берничә ел элек район хакимиятеннән саву аппараты тапшырганнар иде. Бу миңа да, хатыным Алсуга да дәрт өстәп җибәрде, без шулай хуҗалыкны зурайтырга булдык».

2017 елда авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәләре кысаларында узган республика конкурсында Илшат Усманов «Иң яхшы ярдәмче хуҗалык» номинациясендә җиңүче булган. «Бу безнең өчен көтелмәгән шатлык булды, – дигән Илшат Усманов. – Ул чакта безнең сыерыбыз терелмәслек булып авырып китте, аның белән аерылу бик кызганыч булды, әлбәттә. Аннары үзебездән акчалар өстәп, тагын тана сатып алдык һәм терлекләрнең баш санын шулай саклап кала алдык».

Хәбәрдә әйтелгәнчә, хуҗалыкта терлек азыгын алар үзләре әзерли. «Безнең 50 гектар җиребез бар. Аның 15 гектарында күпьеллык үләннәр үстерәбез, калганында бөртекле культуралар чәчәбез. Кирәкле барлык техникабыз бар. Былтыр уңыш та бик яхшы булды, азыкны да мулдан әзерләдек, – дигән Илшат Усманов. – Мин бик нык ышанам: иртәгә бүгенгедән яхшырак булачак. Минемчә, авыл җирендә дә тормыш шәһәрнекеннән ким түгел, монда үсү өчен дә, керем алу өчен дә мөмкинлекләр җитәрлек». 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100