news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яңа Чаллы-Мәскәү маршруты

Яңа Чаллы-Мәскәү маршруты

(Чаллы, 10 гыйнвар, «Татар-информ», Илисә Ганиева). 9 гыйнварда Чаллыда яңа тимер юл маршруты ачылды. 11:47дә көн саен йөриячәк 111-112 санлы «Чаллы-Мәскәү» поезды беренче тапкыр юл алды.

Элек булган маршрут Мәскәүгә Ульян аша 36-37 сәгать бара иде. Шәһәр хакимияте, республика Хөкүмәтенең федераль министрлык һәм Горький тимер юлы белән сөйләшүләре уңышлы булып чыкты. Мәскәүгә чаклы тизләнешле поезд Кама аръягы халкы өчен күркәм Яңа ел бүләге булды. Аның маршруты Әгерҗе, Вятка Аланы, Казан, Владимир һәм Муром аша үтә, башкалага 23 сәгать бара. Шул рәвешле сәяхәт 12 сәгатькә кыскара. Поезд составында 12 вагон - 7 плацкарт, 4 купе һәм бер вагон-люкс. Әлеге поездга билетларны алдан сату кассалары Зәйдә, Менделеевски һәм Түбән Камада ачылган.

Вокзал башлыгы Виктор Коновалов сүзләренә караганда, яңа маршрут популярлык казанып өлгергән инде. Һәрхәлдә, якын көннәргә билетлар сатылып беткән. Тотрыклы ихтыяҗ булган очракта поезд составын 20 вагонгача арттырырга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot