news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яңа Чабаксарда Чуашстан татарларының "Милли мирас" фестивале узачак

Концертта төбәкнең танылган татар җырчылары, фольклор җыр һәм бию ансамбльләре катнашачак.

(Казан, 10 гыйнвар, "Татар-информ"). Яңа Чабаксар шәһәрендә Чуашстан татарларының милли мирас фестивале узачак. 26 гыйнварда шәһәрнең “Химик” Мәдәният сараенда “Милли мирас” дип исемләнгән фестиваль оештырылачак, анда Урмай авылының данлыклы “Мишәр” халык фольклор-эстрада ансамбле дә катнашачак, дип хәбәр итә Урмай авылы urmai.ru сайты.

Концертта Яңа Чабаксарның “Ялкын” халык вокаль ансамбле, Шыгырдан авылыннан “Биләр” хореографик ансамбле, Комсомольск авылыннан “Островок” хореография ансамбле, танылган җырчы Фәридә, Илдус Шәйдуллин, Гөлнара һәм Наил Шәриповлар, Илнар Хисамов, Резилә Сиренеева, Азат Фәсхетдинов кебек башкаручылар, Яңа Чабаксардан саксофончы Хәйдәр Какаев чыгыш ясар дип көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot