news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа Чүпрәле авылы мәчетендә Мәүлид аена багышлап балалар өчен бәйрәм үтте

Мәүлид аена багышлап ел саен районның барлык мәчетләрендә һәм мәхәлләләрендә зур чаралар үткәрелә.

(Чүпрәле, 20 ноябрь, "Татар-информ", "Туган як"). Яңа Чүпрәле авылы мәчетендә Мәүлид аена багышлап балалар өчен бәйрәм үтте, дип яза җирле басма.

Мәүлид аена багышлап ел саен районның барлык мәчетләрендә һәм мәхәлләләрендә зур чаралар үткәрелә.

Быел да шушы күркәм традициягә тугры калып, әлеге чараны беренчеләрдән булып Яңа Чүпрәле авылы мәчетендә башлап җибәрделәр.

Исегезгә төшерәбез, Рабигүл әүвәл аеның уникенче көне – Ислам дөньясында зур тантана көне. Бөтендөнья мөселманнарының зур бәйрәме. Пәйгамбәребез Мөхәммәд гәләйһис-сәлләм бу көнне таң алдыннан дөньяга килгән. Шул көннән башлап Ислам нуры җәелгән. Бик күп могҗизалар пәйда булган. Хәзерге көндә күп кенә яшьләребез Мәүлид бәйрәменең тарихын, бу көннең ни өчен бәйрәм дип аталуын, "мәүлид" сүзенең мәгънәсен ачык итеп белмиләр. Тик ата-бабадан калган бәйрәм дип кенә аңлыйлар. "Мәүлид" – гарәп сүзе туу дигән мәгънәдә. Үзебезчә әйтсәк, иң сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү гәләйһи вә сәлләмнең дөньяга килгән көне дигән сүз. Аллаһы Тәгалә аңа пәйгамбәрлек бирде, аңа Коръән иңдерде. Җир йөзендә Ислам динен җәелдерергә һәм бәндәләрне шул дингә өндәргә боерды. Хәзрәте Расүл Әкрам, Аллаһы Тәгаләнең иң якын Илчесе буларак, туры юлны – дөнья һәм ахирәттә мәңгелек бәхет-сәгадәткә, рәхмәткә ирешү юлын Ислам дине белән күрсәтте. Шуңа күрә аның туган көне зур бәйрәм итеп үткәрелә. Шул уңайдан бүген Яна Чүпрәле мәчетенә авылның барлык бала – чагасын чакырдылар. Чараны районыбыз мөхтәсибе Рөстәм Рәкыйпов дога укып башлап җибәрде. Аннан соң ул бу кичәнең ничек барлыкка килүе, аның әһәмияте турында сөйләде. "Мәүлид" - туу, туган вакыт мәгънәсен аңлата. Мәүлид кичәсе дөньяга соңгы пәйгамбәр буларак җибәрелгән сөекле Мөхәммәт пәйгамбәр туган көн. Пәйгамбәребезнең тормышы, камил холкы һәр мөселман өчен өлге, үрнәк булып тора, нәсыйхәтләре калебләребезне ныгыта, күңелләребезне нурлы итә. Хәдисләре гыйлемле булырга, сабырлыкка, юмартлыкка өйрәтә", - диде ул. Аның шәфәгатен өмет итеп, салаватлар әйтелде. Соңыннан бергәләшеп чәй табыны артына утырыштылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100