Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Яңа Чүпрәле авылы мәчете төзекләндерелде
Яңа Чүпрәле авылы мәчете төзекләндерелде
(Чүпрәле, 6 май, "Татар-информ", "Туган як", Рәшит Фәтхуллов). Мәчет өстендә калкып чыккан алтынсу төстәге яңа манара авыл өстенә якты нурларын сипте. Үткән гасырның 90 нчы еллары башында төзелгән мәчеткә ниһаять капиталь төзекләндерү үткәрелде, дип яза җирле басма.
Манара күтәрү тантанасында район мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Рәкыйпов, Яңа Чүпрәле имам – хатыйбы Данир Шәрәфетдинов, Буа районы мөхтәсибәте вәкиле Марат Шәйдуллов, Иске Чүпрәле авылы имам – хатыйбы Әмир Аббазов, Иске Чүпрәле авылы җирлеге башлыгы урынбасары Рамил Низамов, бөтен эшләрнең чыгымнарын үз өстенә алган төп иганәче Марсель Аббазов, авыл халкы һәм чакырылган мөхтәрәм кунаклар катнашты.
-Бу изге эш безнең өчен бик зур шатлык булды. Аллаһның рәхмәте белән мәчетнең түбәсе яңартылды, җылыту системасының газ казаны һәм электр үткәргеч чыбыклар алмаштырылды. Элек көчлерәк яңгырлар яуган вакытта түшәмнән тамчылар тама иде. Мәчетне төзекләндерү бигрәк тә әлеге шәкертләр һәм киләчәк буын өчен кирәк.
Хәзерге көндә мәчеткә уннан артык кеше йөрсә дә, киләчәктә тагын да ишәербез дип ышанам, чөнки халкыбыз дингә тартыла бара. Балалар өчен инде берничә ел укулар уза. Хатын – кызлар да аерым төркемгә тупланып, укырга йөрделәр. Һәр елны бик матур иттереп ифтарлар, гаетләр уздырабыз,- ди авыл мәчете имамы Данир Шәрәфетдинов.
Авыл халкы оста куллы төзүчеләргә дә бик рәхмәтле. Төзү эшләрен Шланга авылыннан Рәис Айнетдинов, Газинур Айсин һәм Рәмис Солтанов, Татар Бизнәсе авылы остасы Айдар Хәлилов башкаралар. Бинаны төзекләндерергә кирәклеге турында сүз чыккач, шәхси эшмәкәр Марсель Аббазов ике дә уйлап тормый, барлык акча чыгымнарын үзе капларга вәгъдә бирә. Алай гына да түгел төзү материалларын да үзе үк кайтарта. “Ходайга шөкер, безнең авыл халкы бердәм, ил төкерсә күл була диләр. Мәчет бинасына ремонт башлангач һәр гаилә үзенчә ярдәм итәргә, үз өлешен кертергә тырышты. Эшчеләрне ашату – эчертүне дә чиратлашып оештырдылар, рәхмәт һәркайсына”,- ди имам Данир Сираҗетдин улы. Район электр челтәре хезмәткәрләре Назыйм Низамов, Илдус Билалов, Ильмас һәм Ленар Усмановлар бина эчендәге электр үткәргечләрне яңартканнар, Рөстәм Юсупов җитәкләгән бригада җылыту системасын төзекләндергән, төтен чыгу юлларын үзгәртеп яңача ясаган. Зәбирә Якупова да күп эшләрне оештыруда башлап йөргән. Егермегә якын гаилә балта осталарын тәмле ризыклар пешереп ашаткан.
Чарадан соң, авыл халкының бердәмлеге турында имам Данир Шәрәфетдинов белән сөйләшеп алгач күңелдә шундый уйлар туды. Бүген без гаҗәеп заманда яшибез. Хәзер беркемне купшы йорт җиткереп, иң кыйммәтле машинага утырып, өскә кайры тун киеп тә шаккатырып булмый. Әнә, Дубайда 828 метрлы, дөньядагы иң биек бинаны төзеп куйсалар, Америка Кушма Штатларында галәмгә экскурсияләр оештыра башлаганнар. Заманга ияреп без дә үзгәрә башладыкмы, әмма хәзер табигый нәрсәләргә сәерсенеп карыйбыз шикелле. Әйтик, изге эшләр башкаручы кешеләр турында ишетсәк, аларның акчасын, вакытын саный башлыйбыз.
“Марсель, әлеге эшләр ничә сумга төшәр инде?”,- дип кызыксынам иганәчедән. -Коммерция сере”,- ди ул шаяртып. Ә бит Яңа Чүпрәле мәчетенең тарихы тетрәндергеч вакыйгаларга ия. Революциягә кадәр торгызылган агач бинасы һәм яның янәшәсендәге мәдрәсә колхозлашу елларында сүтелеп район үзәгенә “Колхозчы йорты” итеп күчерелә. Динле халыкка күп еллар намаз уку, Корбан һәм Ураза гаетләрен уздыру урыны булып зиратлар, шәхси йортлар хезмәт итә.
“Бу мәчетне төзүчеләргә дә рәхмәт. Аларның кайберләре бакыйлыкка да күчте инде, урыннары җәннәттә булсын”,- дип тә өстәде имам. Чит җирләрдә яшәүче авылдашлар да, туган якка кайткач бирегә кереп чыгалар, авыл халкының дингә мөнәсәбәтен күреп, иман йортының тотрыклы эшләп килүенә сөенеп хәер – сәдакаларын биреп китәләр. -Безнең яшь вакытка мәчет эләкмәде. Иң мөһиме - яңартылган иман йортына йөрүчесе булсын, - ди авыл ветераннары советы башлыгы Җәүдәт Мөдәрисов. Ә бит уйлап карасаң, мәчет - ул гыйбадәт кылу урыны гына түгел. Ул мөселманнарны күрештергән,таныштырган, күңелләренә нур салган йорт та әле.
Тәҗрибәле кранчы Рәшит Шәрәпов алтынсу төсендәге айлы манараны ипләп кенә мәчет өстенә күтәрде, җыелган халык тәкъбир әйтеп торды, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз