news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа банкнотларга урнаштырыласы символлар бәйгесендә җиңүче шәһәр бүген игълан ителәчәк

Казан җиңсен өчен Россия-1 телеканалында «Народная банкнота» тапшыруында тавыш бирү зарур.

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). Бүген 19 сәгатьтә «Россия 1» телеканалында Россия банкының 200 һәм 2000 сумлык яңа банкнотлары символлары өчен тавыш бирүдә җиңгән шәһәрләрне игълан итәчәкләр. «Народная банкнота» тапшыруында туры эфирда конкурс нәтиҗәсен смс-тавыш бирү хәл итәчәк.

Казанның 200 яки 2000 сумлык банкнотларда ике урынның берсен биләү мөмкинлеге бар, чөнки Татарстан башкаласы твоя-россия.рф. сайтында тавыш бирү буенча лидерлар рәтендә. Төп бурыч - алдынгы позицияне саклап калу һәм башка шәһәрләрдән күбрәк аерма белән тавыш җыю. Моның өчен элек башка ысул белән тавыш бирүчеләрнең дә катнашуы кирәк.

#200казань инициатива төркеме әгъзалары 19.00-20.00 сәгатьләрдә телевизорны яки «Народная банкнота» программасы онлайн-трансляциясен җибәрергә һәм тапшыруда тәкъдим ителгән ысул белән Казан өчен тавыш бирергә өнди. Һәр смс-хәбәр хәлиткеч роль уйнарга мөмкин.

Искәртеп үтик: Татарстан башкаласы яңа банкнотларда Казан Кремлен һәм Казан (Идел буе) федераль университетын сурәтләргә тәкъдим итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100