news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яңа Балтач кызы Россия чемпионы булды

10 сыйныф укучысы Розана Кашапова 16 килограммлы герне 10 минут эчендә 163 тапкыр чөеп күтәрде.

(Казан, 23 февраль, "Татар-информ"). Балтач спортчылары Башкортстан Республикасы җыелма командасы составында Ярославль өлкәсе Рыбинск шәһәрендә оештырылган гер спорты чемпионатында катнашты.  Дәрәҗәле бәйгедә райондашыбыз Розана Фиргать кызы чемпион исеменә лаек булды, дип хәбәр итә "Балтач таңнары" газетасы.

"Росия Чемпионатында Иске Балтачтагы  1 нче урта мәктәпнең 10 „б” сыйныф укучысы Розана Кашапова 63 килограмм авырлык категориясендә 16 килограммлы герне 10 минут эчендә 163 тапкыр чөеп күтәрде. Озын циклда 16 шар килограммлы герләрне 10 минут эчендә 22 тапкыр күтәрүгә иреште", диелгән әлеге хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot