news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яңа авиарейслар ачарга ниятлибез – Ленар Сафин

Быел Казаннан Ереванга, Тель-Авивка, Кытай шәһәрләренә авиарейслар ачу буенча сөйләшүләр бара.

Яңа авиарейслар ачарга ниятлибез – Ленар Сафин
Расих Фасхутдинов

(Казан, 27 апрель, “Татар-информ”, Надежда Гордеева). Бүген Татарстан башкаласы аэропортында Рига – Казан – Рига рейсын ачу вакытында Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин журналистларга яңа авиаюнәлешләр турында сөйләде.

Министр сүзләренчә, июньдә Тбилисидан Казанга рейслар ачыла. Алар атнасына ике тапкыр башкарылачак. Моннан тыш, 30 майдан Казан – Пекин даими рейсын ачу ниятләнә.

“Тагын ике юнәлештә рейслар ачуны планлаштырабыз. Мәсәлән, Калининград белән туры авиаэлемтә булачак. Нәрсә вәгъдә итәбез – барысын да үтибез”, – диде Ленар Сафин. Быел шулай ук Казаннан Ереванга, Тель-Авивка, Кытай шәһәрләренә авиарейслар ачу буенча да сөйләшүләр бара.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100