Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Яңа алым нәтиҗәсез калмас
“Кайгырту” социаль-реабилитация бүлекчәсенә декабрь башыннан йөри башлаганнарның 15 көнлек яллары тәмамлана
(Мамадыш, 14 декабрь, “Татар-информ”, Миңневәрис Мингалиев). “Кайгырту” социаль-реабилитация бүлекчәсенә декабрь башыннан йөри башлаганнарның 15 көнлек яллары тәмамлана.
Бу көннәрдә биредә пенсия яшенә кадәрле 30 инвалид ял итте. Аларга массаж, ЛФК, медицина манипуляциясе, физиотерапия, аромотерапия, арт-терапия, көлке терапиясе кебек шөгыльләр тәкъдим ителде. Психолог Эльмира Герасимова эшнең тагын яңа алымын – ком терапиясен кертеп җибәрде. Анысы кешенең психик хисләр торышын көйләүгә, үз-үзеңне сәламәтләндерүгә юнәлтелә. Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре тарафыннан, инвалидлар декадасы кысаларында, мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен оештырылган бер көнлек яллар да аларның аң-белем дәрәҗәсен, күзаллау киңлеген, сөйләм телен үстерүгә юнәлтелде. Кызлар-малайлар белән оригами, әвәләү шөгыльләре үткәрелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз