news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Яңа ачылган “Балалар һәм сугыш” күргәзмәсендә сугыш чоры балалары эшләгән исәпләү җиһазы тахометр һ.б. экспонатлар тәкъдим ителә

Күргәзмәдә сугыш чоры уенчыклары, мәктәп кирәк-яраклары, балаларның фронтка язылган хатлары, рәсемнәре, шулай ук фотосурәтләр урын алган

(Казан, 8 май, “Татар-информ”, Ләйсән Исхакова). Бүген “Казан Кремле” музей-тыюлыгының Артиллерия ишегалды музеенда “Балалар һәм сугыш” дип исемләнгән күргәзмә ачылды. Анда сугыш чоры уенчыклары, мәктәп кирәк-яракларыннан тыш, балаларның заводта станок артында эшләгән исәпләү җайланмасы тахометр, фронтка язган хатлары, ясаган рәсемнәре урын алган. Стеналарга эленгән фотосурәтләрдә колхозда сука тоткан, партизан отрядларында автомат аскан, концлагерьларда чәнечкеле тимерчыбык артында тилмереп яткан, Ленинград блокадасында ачлыктан азапланган балаларның авыр язмышы сурәтләнә.

Артиллерия ишегалды музее җитәкчесе Фәридә Батырова сүзләренә караганда, сугыш чоры балаларына багышланган беренче киң күләмле күргәзмә 2013 елның язында Мәскәүнең Үзәк Бөек Ватан сугышы музеенда Россия һәм Европа илләре музейлары катнашында оештырылган. Бүген ачылган күргәзмәдә исә Үзәк Бөек Ватан сугышы, ТР Милли музее, Казан Суворов училищесы музее, Лаеш төбәк тарихы музее, Казанның Дәрвишләр бистәсе музее, шулай ук шәхси коллекцияләрдән, республика заводларыннан экспонатлар тәкъдим ителде, дип сөйләде Фәридә Батырова.

“Казан Кремле” музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева Җиңү көненең гомумхалык бәйрәме булуын искәртеп, сугыш афәтенең илебездәге һәр гаиләгә диярлек кагылуын билгеләп узды. Ул күргәзмәне әзерләргә ярдәм итүчеләрнең һәммәсенә рәхмәт белдереп: “Бүген кешеләрне Җиңү көне, ветераннарыбыз берләштерә”, – диде.

Зилә Вәлиева “Казан Кремле” музей-тыюлыгында Җиңүнең 70 еллыгына багышлап ачылган күргәзмәләрнең сугышны төрле яклап чагылдыруына һәм чын мәгънәсендә Җиңүче буынның үзенчәлекле рухын тою мөмкинлеген тудыруына игътибар юнәлтте.

Чарада сугыш чоры балалары – тыл хезмәтчәннәре, элеккеге концлагерь тоткыннары, шулай ук Казан Суворов училищесының 1 нче курсында тәрбияләнүче булачак ил сакчылары катнашты.

Фашизмның балигъ булмаган тоткыннары республика иҗтимагый оешмасы рәисе Рәхилә Абдуллина сүзләренә караганда, сугыш вакытында концентрацион лагерьларда 2 миллионлап баланың гомере өзелгән. Татарстаннан 400ләп бала концлагерь тоткыны булган. Совет-фин сугышы тәмамлангач, яулап алынган җирләрне эшкәртеп чәчү максатыннан, Татарстанның Куйбышев районы Ямбакты авылыннан 19 гаилә Карелия-Фин ССРына күчерелә. Сугыш башлангач, бу җирләр фашистлар тарафыннан оккупацияләнә, һәм балалар Финляндия территориясендәге концлагерьларга эләгә. “Безне инкыйлабка кадәр Финляндиягә күчеп киткән фин татарлары гына коткарып калды. Алар концлагерьда тоткын татар балалары булуын белеп алып, безне берәм-берәм аннан алып чыга башладылар. Шул рәвешле, безгә исән калу һәм туган якларыбызга кайту насыйп булды”, – дип сөйләде Рәхилә Абдуллина.

Казан Суворов училищесы музее җитәкчесе Ирина Никитина искәртеп узганча, сугыш йөзләгән мең сабыйны ятим калдыра. Халык комиссарлары Советы карары белән, 1943 елның 23 августында илдә ятим балалар өчен 9 Суворов училищесы ачыла. Әмма бу гына җитми һәм, 1944 елда тагын өстәмә 6 хәрби уку йорты эшли башлый. Алар арасында Казан Суворов хәрби училищесы да була, дип сөйләде ул.

Күргәзмәне ачу кысаларында Елена Фәсхетдинованың “Балалар күзлеге аша сугыш елларындагы тормыш” китабы тәкъдим ителде. Автор сүзләренә караганда, җыентыкта сугыш чоры балалары хатирәләре тупланган. Әлеге интервьюларны Казан дәүләт медицина университеты студентлары әзерләгән. Әлеге истәлекләрдә сугыш чоры балаларының көнкүреше, уеннары, белем алуы, хезмәте, госпитальләрдә яралы сугышчыларга ярдәм итүе, үзара мөнәсәбәтләре тәфсилләп сурәтләнә.

“Балалар һәм сугыш” күргәзмәсе 30 июньгә кадәр эшләячәк.

 

autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100