news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Йөзьяшәр Мосаллия әбине Минзәлә башлыгы Айдар Сәләхов котлады

Әтрәкле авылында яшәүче Мосаллия Шәймиевага 100 яшь тулды.

(Казан, 18 гыйнвар, "Татар-информ", "Минзәлә"). Әтрәкле авылында яшәүче Мосаллия Шәймиевага 100 яшь тулу һәм аны юбилее белән котларга район Советы депутатлары – район башлыгы Айдар Сәләхов, аның урынбасары Камил Нәҗмиев, “Заиковский” хуҗалыгы җитәкчесе Радик Фәттахов, Әтрәкле авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Газизҗанов килделәр, дип Минзәлә районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Алар йөзяшәр әбигә иң җылы теләкләрен җиткергән, кызы Рәсимәгә, оныгы Илсур, килене Әлфинурга әбине кадер-хөрмәттә яшәтүләре өчен рәхмәт әйткән.

"Минзәлә" газетасында чыккан әңгәмәдә йөзъяшәр әби хакында кызы Рәсимә болай дип сөйли: "Механизаторларга кырда аш пешердем. Мин бит сугыш чоры баласы, йөргән егетләр сугышка киткәч, кире әйләнеп кайтмадылар. Соң гына Әтрәкле авылы егетенә абыйлар димләп кияүгә бирделәр. Ирем Шайхелгыйлем сугыш ветераны – тимерче иде. Кайнанам Нурлыхода Әтрәкле авылында кендек әбисе, дәвачы буларак билгеле. "Килен кайнана туфрагыннан яратыла" – дигән сүзне халык бик белеп әйтә. Үзем дә кайнанама охшап, тырыш булдым. Төрле эштә эшләдем, бозаулар карадым, тегермән тарттым, – дип сөйләп ала әни үзенең яшьлек елларын".

Әтиләре 10 ел элек 83 яшендә ахирәткә күченгән. 

Мосаллия әби әйтәсе килгән сүзләрен балаларына, җыр белән әйтеп бирә икән:

Кеше бәхетеннән көнләшмәгез,

Кеше бәхетенә тимәгез.

Бүген – мин бәхетле, иртәгә – сез,

Матур булсын гомер юлыгыз...

Әбинең 35 дәвамчысы: балалары, оныклары, оныкчыклары, оныкларының ике оныгы бар, диелә район газетасында.

Озын гомерлелекнең серен Мосаллия әби түбәндәгечә аңлата:"Озак яшәү өчен бернәрсәгә дә кайгырмаска кирәк. Алла үзе бирә, үзе ала. Кайгырып бернәрсә дә барып чыкмый".

"Ул һәрвакыт хәрәкәттә булды. Хәрәкәттә бәрәкәт дип белмичә әйтмәгәннәрдер. Хәрәкәттә булуы белән сәламәтлеген саклаган, минемчә. 100 яшьтә булса да, салкын тидерми, иммунитеты нык аның, тамакка сау, күз тимәсен. Нәрсә әзерләсәң – шуны мактап ашый. Кешеләрнең дә яхшы якларын гына күрергә өйрәнгән ул, күңеле аның яхшылыкта. Гаиләдә вак-төяк сүз чыкса да, тиз арада җайлап кую яклы. Аллага шөкер, әнинең куанычлары күп, җитәкчеләргә һәм медицина хезмәткәрләренә рәхмәтләре чиксез", - дип кызының сүзләрен китерә Минзәлә районы сайты.

Мосаллия апа кешеләргә мондый киңәшен биргән:"Кешегә авыр сүз әйтмәгез. Сүзне әйтсәң – кире кайтарып булмый. Ачуыгыз килсә, чыгып әйләнеп керегез, ачу басыла ул". 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100