Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Йөздән артык ат асраучы эшмәкәр: Авылда теләсә кем эшли алмый - "Ватаным Татарстан"
“Ак Барс-Агро” ширкәте директоры Шәйдулла Сәләхов атларга табигать могҗизасы итеп карый, кеше белән сөйләшкән кебек сөйләшә.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 12 март, "Татар-информ", "Ватаным Татарстан", Риман Гыйлемханов). Дәүләтнең авылга “арт шәрифләре” белән борылган вакытлары иде. Җирне ятим калдыруның олы гөнаһ икәнен белгән җитәкчеләребез ихтыяры белән авылга инвесторлар килә башлады. Шул елларны Курса Почмак авылында яңа гына оешкан “Ак Барс-Агро” ширкәте директоры Шәйдулла Имам улы Сәләхов белән очрашырга туры килде.
Әлбәттә, инвесторларга мөнәсәбәт бер төрле генә түгел иде. Халык аларга ышанып җитмәде. Шик шәхсән үземнең күңелгә дә кереп оялаган иде. Моны Шәйдуллага да әйттем. Ә ул: “Әгәр инвестор кермәгән булса, бу басулар сукаланмый-чәчелми кала иде”, – дип, мине үз ягына аударды да куйды. Инде менә шактый еллар узгач, Шәйдулла белән тагын очраштык. Бүген әлеге ширкәткә 17 авыл керә икән. Эшләүчеләр – 350 кеше. Артык кеше кирәкми, хәзер барысына да кул җитә. Тик менә авылда калырга атлыгып торучы яшьләр генә юк. Шәйдулла әйтүенчә, уртача хезмәт хакы – 19 мең сум, аена 80-100 мең алучылар да бар, болар – нигездә терлек азыгы әзерләүдә катнашучылар, ”КамАЗ” машиналарында йөрүчеләр. Мин: “Эшләгәненә җитәрлек акча алса, яшьләр калыр иде”, – дип тә әйтеп карыйм. Шәйдулла исә: “Аена 50 мең сум бирәм дисәң дә, авылда калырга атлыгучылар юк”, – ди. Авылга килгән яшь белгечләрне тораклы итүдә дәүләт ярдәме турында да сүз кузгаттык. Тик йорт салу өчен бер миллион да 600 мең сумлык дәүләт ярдәме дә, ай саен 8 мең тирәсе өстәмә түләү дә яшьләрне бик кызыксындырмый икән. Алар калага тартыла, бер тәүлек эшләп, өч көн өйдә ята торган “йөреп эшләү”не өстенрәк күрә.
Ә Шәйдулла Сәләхов ни өчен авылны бернигә дә алыштырмый соң? Ике сүзнең берендә: “Миңа шәһәрнең һавасы да килешми”, – ди. Авыл кешесенең гайрәтен чигердек, дип фәлсәфә сатасы килми. Шунысын гына әйтеп багыйм: күрәсең, авылда теләсә кем эшли дә алмыйдыр ул. Авыл хезмәте өчен тырышлык өстенә җирне ярата белү, җирдә эшли белү таланты да кирәктер. Шәйдулла: “Ата-ана хәзер үз баласын укыту, калада берәр эшкә урнаштыру турында уйлый”, – дисә дә, үзе улы Айзатны ни өчендер авылга кайтарган. Дөресрәге, Аграр университетны тәмамлагач, Айзат үзе авылга кайткан. Димәк, күңелендә җирне ярату хисе булмый калмагандыр. Бу хисләр ничек тәрбияләнгән? Мөгаен, әтисеннән күчкәндер.
Шәйдулла, Арчада яшәгәндә үк, ат асраган. Монысы нигә кирәк булган? Соравыма анык кына җавап бирмәде: “Без бит – авыл малае”, – дию белән генә чикләнде. Ике малае Булат белән Айзат та балачактан ат тирәсендә чуалган, Шәйдулла әйтмешли, ат өстендә үскән малайлар алар. Гаилә фермалары, крестьян-фермер хуҗалыклары оеша башлагач, Шәйдулла күңеленә кергән беренче уй – ат асрау була. Сеҗе авылыннан ерак түгел урман буенда ат абзарлары төзи башлый болар. Шәйдулла төп эшне улы Айзатка йөкли. Югары белемле икътисадчы, малларны ярата – тагын нәрсә кирәк? Башта ике, аннан тагын ике ат алалар, Германиядән дә кайтарталар. Бүген йөздән артык аты бар.
Ат фермасын байлык туплау өчен төзетми Шәйдулла, бу минем хобби сыман инде, ди. Атларга ул табигать могҗизасы итеп карый, кеше белән сөйләшкән кебек сөйләшә, кыскасы, ат җене кагылган егет ул. Ниндидер табыш алу өчен эшкә керешмәсә дә, атларны карап, тәрбияләп тотарга акча кирәк бит. Аталы-уллы Сәләховлар уйлый-уйлый да кымыз ясый башларга ниятли. Тиешле җиһазлар алалар, кымыз оеткысын Мари Иленнән кайтарталар. Әкрен-әкрен эш башланып китә. Әмма Шәйдулланың “хоббие” бизнеска әйләнми әле. Хәер, акча эшләргә дип ул үзе дә әллә ни бәргәләнми кебек. Хәзергә кымызны “Бәхетле” кибете, Агропарк ала икән. Сөт бияләре алтау. Бер биядән тәүлеккә уртача 7 литр сөт савалар. “Уртача алганда атнага 560 шешә кымыз чыга. Шешәсе – 90 сум. Бу инде – яхшы сөттән эшләнгән чын кымыз. Бу – тәнгә сихәт бирә торган эчемлек. Петербургтан кайткан лицензиядә кымызны суыткычта 30 тәүлек сакларга мөмкин икәнлеге язылган. Әмма озак торса, сыйфаты югала, ди Шәйдулла. Аяк өсте генә кымыздан авыз иттек. Кем әйтмешли, шәп нәрсә. Шәйдулла: “Көн саен эчәм, сулыш юллары киңәеп китә. Тукаебыз да юкка гына казах авылларына кымыз эчәргә йөрмәгәндер”, – ди. Шунысы кызык: Тукайның авыруын ишеткәч, Кытайда яшәүче татарлар да, аны кымыз белән дәваларбыз дип, үзләренә чакырган булганнар.
Телевизордан көн саен дистәләгән даруларны рекламалыйлар, газета битләре реклама белән тула. Ә менә кымызның файдасы турында берни ишеткән дә, укыган да юк. Фармацевтиканың иң отышлы бизнес икәнен ишеткән бар.
Минем әти 93 яшьтән узып вафат булды, гомерендә бер таблетка да капмады ул. Хәтта сырхауханәдә ятканда да мин палатага кергәч: “Улым, әнә теге таблеткаларны кәрҗингә шыпырт кына ташла әле, химия миңа нәрсәгә ул”, – ди торган иде. Табиблар ашказанында җәрәхәт булуын әйткәч тә, ач тамакка умарта балы эчеп дәваланды. Мин таблеткалардан ваз кичик димим, дәваланганда табигать нигъмәтләрен дә кулланырга иде, дим. Кымыз – әнә шундый нигъмәтләрнең берсе.
Шәйдулла: “Аны күпләп тә җитештереп булыр иде, тик хәзергә сораучы юк”, – ди. Мин болай да, тегеләй дә әйтеп карыйм, сырхауханәләр, туберкулез диспансерлары белән сөйләшеп кара, дим. Уйга кала... Аннан соң: “Әйдә, иректә яшәүче атларны күрсәтим әле!” – дип, машинасына таба атлый. Матур гына яланда, койма белән әйләндереп алган җирдә дистәләгән ат йөри.
– Шунда куналар дамы?
– Кышкы салкыннарга бирешми алар. Әнә ашарга печән, салам җитәрлек, шул чүмәләләр төбендә йоклап та алалар. Яз, җәй көнне кил син монда, Риман абый. Тирә-якта кошлар сайрый, әле монда, әле тегендә яңа туган тайлар ята, җыеп кына алабыз. Әрсез атлар, табигать балалары... Мондый кешене авылдан аерып булмый. Киләчәктә җирдә эшләүчеләр кимер, әмма Шәйдулла кебекләр авылны ташлап китмәс.
Үзебезнең атны арттырасы иде
Республикада селекция уңышы буларак федераль Дәүләт реестрына кертелгән татар токымлы атлар санын арттыру буенча эшне көчәйтергә кирәк. Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов әнә шулай ди. Бу хакта ул Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә сөйләде.
Министр әйтүенчә, республикада мондый токымлы атларны үрчетү эше 8-10 ел дәвам иткән һәм нәтиҗә күз алдында. “Хәзер тагын да мөһимрәк бурыч тора – аларның баш санын арттыру, чөнки токым статусы да “татар“ исеме белән бит, – диде Марат Әхмәтов. – Республикада бүген 500 баш шундый токымлы ат бар, аларның санын арттыру буенча эшне, әлбәттә, көчәйтергә кирәк“.
Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының селекция уңышларын сынау һәм саклау буенча эксперт комиссиясе “татар“ токымлы атларның хуҗалыкта файдалылыгын бәяләү актын раслап, “Госсорткомиссия“ оешмасына аларны Дәүләт реестрына кертергә тәкъдим итте. Бу исемлеккә эләгү Россия территориясендә нәсел материалын арттырырга, кертергә, сертификацияләргә һәм сатарга мөмкинлек бирә.
Шуны әйтергә кирәк, татар токымлы атлар танылып та өлгерде, аларны кинога төшерәләр. Тиздән экраннарга чыга торган “Зөләйха күзләрен ача“ фильмында төп героиня Кремльгә “татар“ токымлы атка утырып килә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз