Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Йөзү буенча Россия чемпионатында Әлмәт спортчысы өченче урын яулады
Татарстан командасы 16 медаль яулап, Санкт-Петербург һәм Мәскәүдән кала өченче урынга лаек булды.
(Әлмәт, 25 апрель, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Йөзү буенча Россия чемпионатында Әлмәт спортчысы Эдуард Вәлиәхмәтов 400 метр дистанциядә өченче урын яулады. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Ярышлар Мәскәүнең "Олимпийский" спорт комплексында узды. Анда Россиянең төрле төбәкләреннән 647 йөзүче, шулай ук Латвия, Молдова, Черногория, Грузия, Кыргызстан, Казахстан, Пакистаннан да спортчылар катнашты.
Татарстан командасы 16 медаль яулап, Санкт-Петербург һәм Мәскәүдән кала өченче урынга лаек булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз