Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Йөзү буенча Россия чемпионаты Казанда 25 метрлы бассейнда узачак
Биш көн дәвамында 46 комплект бүләк уйнатылачак
(Казан, 31 октябрь, “Татар-информ”). Агымдагы елның 8 нче ноябреннән алып 12 нче ноябренә кадәр Казанда Спортның су төрләре сараенда 25 метрлы бассейнда йөзү буенча Россия чемпионаты узачак. Турнирда Россиянең 56 төбәгеннән 650 спортчы һәм рәсми зат катнашуы көтелә.
Спортчылар арасында – илкүләм җыелма команда лидерлары: Олимпия уеннары призерлары Сергей Фесиков, Евгений Лагунов, Данила Изотов, Евгений Коротышкин, 2013 нче елгы дөнья чемпионаты призерлары Вероника Попова, Светлана Чимрова һәм Дарья Устинова, кыска дистанциядә йөзү буенча 2012 нче елгы дөнья чемпионаты призерлары Вячеслав Синькевич һәм Николай Скворцов, Россиянең башка көчле йөзүчеләре бар.
Биш көн дәвамында 46 комплект бүләк уйнатылачак. Ярышлар программасына беренче тапкыр ир-ат һәм хатын-кызлар арасында аерым аерым һәм бергә катнаш һәм ирекле стильдә 4х50 м эстафеталар кертелгән. Ярыш нәтиҗәләре буенча, FINA Халыкара йөзү федерациясе очколары таблицасы буенча иң югары нәтиҗәләр күрсәткән спортчылар билгеләнәчәк. Россия чемпионатында йөзүчеләргә шулай ук кыска дистанциядә йөзү буенча дөнья чемпионатына юллама өчен көрәшергә туры киләчәк. Әлеге ярышлар агымдагы елның 3-7 декабрендә Катарда Доха шәһәрендә узачак.
Россия чемпионатының тантаналы ачылышында ТР җитәкчелегенең, Бөтенроссия йөзү федерациясе президенты, FINA һәм LEN бюро әгъзасы, дүрт тапкыр олимпия чемпионы Владимир Сальниковның катнашуы ниятләнә.
Ярышларны 50 судья күзәтәчәк, аларның 17се – Татарстан вәкиле. Спортчылар Универсиада авылында яшәчәк. Чемпионат кысаларында төрле юнәлешләрдә 60 волонтер эшләячәк, дип хәбәр итә Спортның су төрләре буенча FINA 16 нчы Дөнья чемпионатының оештыру комитеты матбугат хезмәте.
Йөзү буенча Россия чемпионатын оештыручылар – РФ Спорт министрлыгы, ТР Яшләр эшләре һәм спорт министрлыгы, “Спорт проектлары башкарма дирекциясе” оешмасы, Бөтенроссия йөзү федерациясе һәм ТР Йөзү федерациясе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз