news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Йөзү буенча Дөнья кубогының Россия этабы Казанда узачак – федерация

Татарстан башкаласында даими рәвештә суга сикерү буенча Дөнья кубогы этабы да уза.

(Казан, 29 сентябрь, “Татар-информ”). 2018 елгы сезонда йөзү буенча Дөнья кубогының Россиядәге этабын Мәскәү түгел, ә Казан шәһәре кабул итеп алачак. Бу хакта Бөтенроссия йөзү федерациясе президенты Владимир Сальников җиткергән, дип яза “Р-Спорт”. Кайбер детальләрне килештерәсе, килешүне имзалыйсы гына калды, дигән федерация җитәкчесе.

Соңгы вакытта йөзү буенча Дөнья кубогының Россиядәге этабы Мәскәүдә уза иде.

“Казан Дөнья кубогы этабын кабул итеп алу теләген белдерде. Килешү әзерләнде, детальләрне генә килештерәсе калды. Алар ярышларны уздыру шарты белән риза”, – дигән Владимир Сальников.

Аның сүзләренчә, монда инде Халыкара йөзү федерациясе (FINA) тарафыннан өстәмә карарлар таләп ителми.

“Ике шәһәр арасында сайлау, безнең эчке сорау иде. Без Казан яисә Мәскәүне сайларга тиеш идек. Казан бар кирәк әйберне дә раслады һәм шулай кабул ителде”, – дигән ул.

Исегезгә төшерәбез, Казан 2015 елда Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатын кабул итеп алды. Моннан тыш Татарстан башкаласында даими рәвештә суга сикерү буенча Дөнья кубогы этабы да уза.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100