news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Йөртүче хатын-кыз башка машина белән бәрелешмәс өчен кукуруз кырына төшеп киткән

Һәлакәт бүген Чаллы-Зәй юлында булган.

Йөртүче хатын-кыз башка машина белән бәрелешмәс өчен кукуруз кырына төшеп киткән
Валентин Кулагин

(Казан, 25 июль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда автомобиль белән идарә итүче хатын-кыз башка машина белән бәрелешмәс өчен кукуруз кырына төшеп киткән. Бу хакта һәлакәт урыннан агентлыкның үз хәбәрчесе сөйләде.

Аның сүзләренчә, һәлакәт бүген 14.00 сәгать тирәсендә Чаллы-Зәй юлында булган.

Беренчел мәгълүматлар буенча, “РЕНО” җиңел машинасы белән идарә итүче хатын-кыз кинәт тормозга баскан машинага бәрелмәс өчен юл кырыена төшеп киткән.

Алдан хатын-кыз машина эчендә кысылып калган дигән сүз булган иде. Әмма урында ачыкланганча, хатын-кыз белән барысы да тәртиптә. Ә машина җитди зыян күргән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100