news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Җәй» республика үзәге директоры татар телле сменаларга игътибар артачагын әйтте

Киләсе елга балаларны сәламәтләндерү кампаниясенә әзерлек быел сентябрьдә башланган.

«Җәй» республика үзәге директоры татар телле сменаларга игътибар артачагын әйтте
Архив: Солтан Исхаков

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). 2021 елда җәйге ялларны үткәрә торган оешмалар арасында конкурс уздырганда татар телендә профильле сменалар оештыручыларга өстенлек биреләчәк. Бу турыда Балаларны һәм яшүсмерләрне савыктыру һәм ял белән тәэмин итүне оештыра торган «Җәй» республика үзәге директоры Раил Муратшин Хөкүмәт йортында узган брифингта хәбәр итте.

Спикер Татарстанда 2021 елның Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы булачагын искәртте. «Булачак конкурста татар телендәге профильле сменаларга аерым игътибар биреләчәк. Бу елның юнәлешен исәпкә алып, алар өстенлекле булачак», — диде Раил Муратшин.

Аның сүзләренчә, 2021 елгы балаларны сәламәтләндерү кампаниясенә әзерлек быелның сентябрендә башланган. Профильле программаларны тормышка ашыру буенча чираттагы конкурс 13-15 октябрьдә узачак. «Конкурста катнашу өчен 93 оешмадан 232 гариза килде. Конкурста стационар лагерьләр буенча 76 оешма, палаткалы лагерьләр буенча 17 оешма катнашачак», — диде ул.

«Җәй» республика үзәге директоры Татарстанда татар теленең сөйләм практикасын кулланып, сменалар оештыру тәҗрибәсе барлыгын әйтте. Мисал итеп ул «Идел» һәм «Сәләт» яшьләр үзәкләре эшчәнлеген китерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100