Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
“Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез” курсларында күрмәүчеләргә мәдәни программа оештырганнар
“Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды социаль проекты күрмәүчеләрнең проблемаларына игътибар бирергә һәм аларга ярдәм итәргә этәрә.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 6 август, "Татар-информ"). “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен оештырган “Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез” проекты буенча тернәкләндерү курслары тәмамланды. Бу турыда "Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды хәбәр итте.
Дөньяны күбрәк танып белү максатыннан, курсларда мәдәни программага - театрларга, Казан шәһәре буйлап экскурсияләргә, музейларга, паркларга баруына, табигатькә чыгуына зур игътибар бирелгән. Әлеге курслар РФ Президенты гранты һәм “Ярдәм” милли ислам хәйрия фондының үз чыганаклары исәбеннән финансланган.
Экскурсияләр вакытында кояш нурларын күрүдән мәхрүм булганнар экспонатларны, тотып, капшап карап, күзалларга, шул рәвешле мәгълүмат тупларга тырышкан.
“Йөрәк белән күрәбез һәм ишетәбез” социаль проекты күрмәүчеләрнең проблемаларына игътибар бирергә һәм аларга ярдәм итәргә этәрә. Чөнки күрмәүчеләрнең дә җәмгыятьнең тулы хокуклы әгъзалары буласы - тулы канлы тормыш белән яшисе килә, ди оештыручылар.
“Курсантларның көн саен диярлек театрларга, Казан шәһәре буйлап экскурсияләргә, музейларга, паркларга баруы, табигатькә чыгуы аларның рухи халәтенә уңай тәэсир итте. Хәтта ки үз-үзләренә ышанычы артып, кешеләр белән аралашканда үзләрен иркенрәк тота башлаучылар да булды. Әлбәттә, мондый чаралар күрмәүчеләрнең һәм начар күрүчеләрнең үзләренә генә файда китерми, ә бәлки җәмгыятьне дә күпмедер дәрәҗәдә үзгәртергә булыша. Бу нәрсә дигән сүз соң? Сәламәт кешеләр җәмәгать урыннарында сәламәтлеккә туймаган кешеләрне күреп, дөньяның әле бу ягы да барлыгын аңлый”, - диелә “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды тараткан хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз