Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Йөкле пассажирның суы китү сәбәпле, Казан аэропортына ашыгыч рәвештә очкыч утырган
Очыш барышында йөкле Таиланд гражданкасының суы киткән
(Казан, 1 июль, «Татар-информ», Эмма Ситдыйкова, Гөлшат Ганиева). Бүген Казан аэропортына ашыгыч рәвештә "Аэробус-330" самолеты төшәргә мәҗбүр булган. Чөнки пассажир хатын-кызның бала табар вакыты җиткән, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан транспорт прокуратурасында.
"14.30да Казан аэропортына бер самолет ашыгыч рәвештә төште. Очыш вакытында пассажир хатын-кызларның берсе - 8 айлык көмәнле Таиланд гражданкасының суы киткән", - дип аныклап узды прокуратура вәкиле.
Аның сүзләренчә, бала табучы хатынны Казан бала тудыру йортларының берсенә озатканнар, ә самолет Бангкок - Шереметьево маршруты буенча юлын дәвам иткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз