Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Җәй көне тимер юлдагы вазгыять хакында - Казан линия идарәсе башлыгы Наил Салихов
Шул ук вакытта тимер юл объектларында иң күп таралган хокук бозу булып милекне урлау санала
(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ», Максим Кирилов). Җәй көне транспорт тимер юл комплексы объектларында нибары ике талау очрагы күзәтелгән, алар буенча җинаять эше кузгатылган. Хисап вакытына тимер юл объектларында аеруча катлаулы закон бозулар һәм җинаятьләр теркәлмәгән. Бу хакта бүген Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан линия идарәсендә узган матбугат конференциясе барышында мәгълүм булды.
"Җәйге вакыт бетеп бара, ул безнең өчен иҗтимагый тәртипне тәэмин итүдә иң авыры санала. Бу чорны артта калды дисәң дә була, чөнки кешеләр курортлардан, дачалардан, кунактан үзләренең даими яшәү урыннарына кайтып бетә. Шуңа да җәй айларына нәтиҗә ясарга да мөмкин, ниндидер җитди хокук бозу, җинаять һәм инцидентлар теркәлмәде. Ул гына да түгел, узган елгы белән чагыштырганда җинаятьләр саны кимү күзәтелә", - дип сөйләде Россия Эчке эшләр минитсрлыгының Казан линия идарәсе башлыгы Наил Салихов.
Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта идарәдә кышка әзерлек тулы куәтенә бара, ул сезонда да кайбер проблемалар туа. Аларның берсе - яшәү урыннары билгеле булмаган затларның биналарында җылылык булган саклаудагы стратегик мөһим объектларга үтеп керүе. Андый кешеләрнең төн кунар урын эзләп тимер юл транспортына хезмәт күрсәтү биналарына, шулай ук поезд һәм вагоннарга керүе, Наил Салихов фикеренчә, киләсе хисап вакытында җитди проблема булачак.
Ул шулай ук, җәен ведомство хезмәткәрләре тарафыннан административ һәм җинаятьчел хокук бозулар теркәлмәде, дип белдерде. Шәхси составта югалтулар юк, эшләр штат режимында алып барыла. Булган проблемалардан Наил Салихов тимер юл милкен урлауны атады: "Рельсларны, электр поездлары җиһазларын - янгын сүндергечләр, видеокүзәтү камералары, аккумуляторлы батареяларны урлыйлар", - диде ул.
Әйтергә кирәк, хәзерге вакытта Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан линия идарәсе хезмәткәрләренең куркынычсызлык тәэмин итү өлкәсе "Казань-1" аша 6-8 пар тимер юл составы, "Казань-20" аша 16-24 пар тимер юл составын үз эченә ала. Шул ук вакытта шәһәр яны электр поездлары исәпкә алынмый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз