news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Йөк машинасы һәм җиңел машина бәрелешкән, йөртүчеләрнең берсе үлгән

Авария бүген көндез республиканың Спас районында булган.

Йөк машинасы һәм җиңел машина бәрелешкән, йөртүчеләрнең берсе үлгән
шаһитлар фотосы

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Авария бүген көндез республиканың Спас районында Кызыл Вал авылы янында булган. Җиңел машина фура белән бәрелешкән, шуннан соң ике автомобиль дә юл кырыена төшеп киткән.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына шаһитлар хәбәр итүенчә, авария нәтиҗәсендә җиңел автомобиль йөртүчесе һәлак булган. Шулай ук аның пассажиры җәрәхәтләнгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot