news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Йөк машинасы астына кергән җиңел автомобиль йөртүчесе могҗизалы рәвештә исән калган

"Шәле – Саескан Тавы" трассасының 20 нче чакрымында йөк машинасы белән ике җиңел машина бәрелешкән.

(Казан, 14 ферваль, “Татар-информ”). Бүген “112” бердәм номерына “Шәле-Саескан Тавы” трассасының 20 нче чакрымында 3 машина бәрелешүе турында хәбәр килеп ирешкән. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентылыгына Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итте.

Татарстан Республикасы буенча Федераль янгын сүндерү хезмәтенең 118 номерлы янгын-коткару бүлеге хезмәткәрләре урында 3 транспорт чарасы – “КАМАЗ” йөк машинасы һәм “Лада Гранта” белән “Рено” җиңел автомобильләре бәрелешкәнен ачыклаган. Коткаручылар тулысынча диярлек җимерелгән “Гранта” машинасының йөртүчесен махсус җиһаз белән автомобильдән чыгарган. Аңа беренче ярдәм күрсәтелгән һәм ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренә тапшырганнар. Бәрелү машинаның артына туры килү генә йөртүчене үлемнән коткарып калган.

Юл һәлакәтенең килеп чыгу сәбәпләре ачыклана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100