Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Й.Халиуллин: “Равил Бохараевны галимнәр әдәби яктан гына түгел, фәлсәфи, дини күзлектән дә өйрәнергә тиеш”
Р.Бохараевның 10 томлыгын бастырырга,шулай ук Татарстан музеенда аның почмагы булу зарур – Мәскәү кунагы шундый фикердә
(Казан, 14 август, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Гасырның дөньякүләм танылган шагыйре, прозаик, драматург, журналист һәм тәрҗемәче, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесеРавил Бохараев укуларын дәвам иттереп, бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы видеостудиясендә Халыкара Евразия икътисад академиясе әгъза-мөхбире, дипломат, Россия Фәннәр академиясенең Океанология институты директоры ярдәмчесе, публицист Йолдыз Халиуллин булып, әлеге шәхес һәм аның иҗади мирасы турындагы фикерләре белән уртаклашты.
2003 елның җәендә “Бөек Идел юлы” халыкара конференциясе Равил Бохараев белән якыннан таныштырганнан соңгы дистә ел диярлек вакытта Мәскәү, Казан, Лондон, Тәһранда халыкара конференцияләрдә очраша идек, аеруча Мәскәүдә, әледән-әле аның дөнья күргән бөтен китапларының презентациясендә катнаштым, чыгышлар ясадым, дип багланыш нокталарын барлады Мәскәү кунагы. Барыннан да элек, Равил Бохараев – киңкырлы шәхес, рус телле татар шагыйре, дөрес, венгр, инглиз телләрендә дә әсәрләре, гомеренең соңгы елларында татар телендә иҗат ителгән сонетлары бар, минем карашка, шуның белән ул татар шигъриятенә оригиналь өлешен кертте. Шулай ук мәшһүр тәрҗемәче: рус теленнән – инглизгә, татар теленнән – инглиз теленә, инглиздән рус – теленә; гомумән, мондый үзенчәлекле тәрҗемәчеләр бик аз, дип басым ясап, Й.Халиуллин фикерен мисалларда дәлилләп әйтте.
Равил Бохараев моннан 15 ел элек чын мөселман булды, дип саный әңгәмәдәш. Аны ислам диненә китергән төп этәргеч дигәндә, Р.Бохараевның студент чагында ук дингә таба атлавын - 1971 елда Уралга, Дәрдемәнднең исән калган варисларын эзләү һәм аның басылмый торган иҗатын табу йөзеннән, шагыйрь сыйфатында сәфәр чыккач ук ул дини юлын да тоемлавын, ә Изге Коръәннең, гарәб текстлары сакланган килеш, инглиз телендәге тәфсирен рус теленә Пакьстан, Лондон, Мәскәүдәге эшче төркемнәр тәрҗемә итеп, шактый күп өлешен редакцияләве вакытында тәэсирләнүеннән күрүен белдерде. Исламга килүен Равил Бохараев “Дорога Бог знает куда” китабында бик мавыктыргыч һәм гыйбрәтле итеп тәфсилләп бирә. Гомумән, Изге Коръәннең нәкъ менә бу басмасы иң уңышлысы дип саныйм, ә аңа кадәр - XIX гасырда Казанда дөнья күргәне. Җыеп кына әйткәндә, Равил Бохараевның төп иҗади мирасы – Коръән һәм шигърият, хәер, алай гынамы икән?!
Равил Бохараевны галимнәр әдәби яктан гына түгел, фәлсәфи, дини күзлектән дә өйрәнергә тиеш, чөнки ул ислам таралышы, гомумислам дөньясының бер өлеше булган Төньяк ислам тарихын, Россия исламы үсеше тарихы закончалыкларын өйрәнүнең уникаль якын килү юлын тапкан кеше. Моның өчен Бохараев Ибн Хәлдунның “Мөкаддәмә”сенә таянганы билгеле – әлеге басманың дөньяга чыгуына быел инде 637 ел тула, авторының тууына – 680 ел. “Әлеге фундаменталь басманы, һичшиксез, инглиз теленнән үзебезчәгә тәрҗемә итәргә кирәк”, - дигән тәкъдим белән чыкты Мәскәү кунагы.
Боларга өстәп, Равил Бохараевның 10 томлыгын бастырырга иде – монысы ТР Мәдәният министрлыгын кызыксындырырга тиештер дип уйлыйм, шулай ук Татарстан музеенда Равил Бохараев почмагы булу зарур – ачылышына килергә бик ризамын, дип янә тәкъдимнәр кертте Йолдыз әфәнде Халиуллин. Тагын Мәскәү белән Казанда Р.Бохараевка багышланган фәнни конференция үткәрергә бик мөмкин, дип саный ул.
Татар уллары таланты Татарстаннан читтә генә ачыла, Равил Бохараев, әгәр Лондонга китмичә, Казанда, Мәскәүдә генә калган булса, язмышы ничегрәк булыр иде һ.б. фикерләргә Йолдыз әфәнденең үз карашы, үз дәлиле. Болар һәм башка күп кенә мәсьәләләрдә Халыкара Евразия икътисад академиясе әгъза-мөхбире, дипломат, Россия Фәннәр академиясенең Океанология институты директоры ярдәмчесе, публицист Йолдыз Халиуллин уй-фикерләре белән әлеге әңгәмәнең видеоязмадагы вариантында һәм "Татарский мир" газетасының быел 6 нчы санында басылган "Везде ничей, без места во вселенной..." язмасында (13 нче бит)танышып була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз