news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Й.Хәлиуллин: “Башка милләтләргә үрнәк күрсәтәсең килә икән, аны мактанып түгел, сәясәттәге, икътисадтагы, иҗтимагый тормышта һәм мәдәнияттагы уңышларың белән күрсәт”

40 елга якын гомерен дипломатлык хезмәтенә багышлаган милләтттәшебез,публицист Й. Хәлиуллин “Татар-информ” студиясендә милләт язмышы хакындагы уйлануларын җиткерде

(Казан, 14 август, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Котылгысыз глобальләшү шартларында татар милләтенә йотылмыйча ничек сакланып калырга? Бүген “Татар-информ” агентлыгы студиясендә узган видеоконференциядә халкыбызның мәшһүр улы, 40 елга якын гомерен дипломатлык хезмәтенә багышлаган шәхес, публицист, Евразия халыкара икътисад академиясе әгъза-мөхбире, Россия фәннәр академиясенең Океонология институты директоры ярдәмчесе Йолдыз Хәлиуллин шул хактагы уйлануларын җиткерде.
Аның фикеренчә, ана телен беркемгә дә көчләп тагып булмый. Татар баласы туган телен, иң беренче чиратта, гаиләдә өйрәнергә тиеш. Шул ук вакытта, милләтнең киләчәген билгелүче буынны заман шартларына җавап бирерлек конкурентлы шәхес итеп тәрбияләү дә зарур, ди ул. “Без балаларыбызга өч телне өйрәтергә тиешбез. Алар республикада һәм аннан читтә яшәүче милләттәшләребез белән аралашу өчен татар телен белергә, моңа өстәп, БДБ илләре белән аралашу өчен рус телен, ә бөтен дөнья белән аралашу өчен инглиз телен белергә тиеш. Шунысын да әйтергә кирәк, шактый телләргә бетү куркыныч янаган чорда конкурентлыкка ирешү бик кыен. Шул ук рус телен генә алыйк, 19-20 гасырларда дөнья күләмендә зур урын тотып торган бу телнең әһәмияте хәзер кими бара. Телләр яшәсен өчен, аның турында вакытында кайгыртырга кирәк. Әгәр Татарстан җитәкчелеге татар телен саклау, үстерү турында кайгыртса, ул бетмәс дип уйлыйм”, -ди Мәскәүдә яшәүче милләттәшебез.
Аның ассызыклавынча, яңа заман милли элитабызны формалаштырганда XX гасыр башларында татар зыялыларының нигезен әзерләгән элиталы татар мәктәпләре тәҗрибәсен өйрәнү зарур. Ул шуның үрнәгендә хәйриячеләр акчаларына Татарстанда гына түгел, татарлар яшәгән башка төбәкләрдә дә шушындый мәктәпләр булдыру кирәклеген искәртте.
Милләтне саклап калуда аның үзе артыннан ияртә алырлык зыялылары да зур роль уйный. Яшьләргә өлге булган тулы бер буын зыялыларыбызның арабыздан китә баруы да борчылырга мәҗбүр итә. “Әбрар Кәримуллин, Мөхәммәт Мәһдиев, Аяз Гыйләҗев, Рөстәм Яхин, Әмирхан Еники, Марсель Сәлимҗанов, Миркасыйм Госманов, Туфан Миңнуллин кебек әдәбиятыбыз, мәдәният һәм фәндә зур көч куеп, аларны үстерүгә зур өлеш керткән шәхесләребез буыны инде китеп бара. Тагын алар күпме калган, төгәл генә әйтә алмыйм. Алар кебек шәхесләр булганда гына, татар бетмәс. Татарлар арасында без мондый милләт, без тегенди милләт, без моңа ирештек дип күкрәк кагып мактанып йөрүчеләре дә бар бит. Әгәр шулай мактанып кына йөрсәң, бернәрсә дә барып чыкмас. Төрки халыклар арасында булдыклылыгы, гыйлеме белән аерылып торучы татарлар лидер була ала, дияючеләр дә бар. Мин моның белән берничек тә килешә алмыйм. Әгәр башка милләтләргә үрнәк күрсәтәсең килә икән, син аны мактанып түгел, үзеңнең сәясәттәге, икътисадтагы, иҗтимагый тормышта һәм мәдәнияттагы уңышларың белән күрсәт”, - дигән фикер белдерде студия кунагы.

news_right_1
news_right_2
news_bot