news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әй гөрләде «Ялкынлы яшьлек», әй гөрләде!

Самараның Мәдәни чаралар сараенда шәһәребезнең «Ялкынлы яшьлек» җыр, бию һәм шигърият халык ансамбленең 40 еллыгы уңаеннан зур бәйрәм булып узды

(Самара, 9 апрель, “Татар-информ”, Миләүшә Газимова). Самараның Мәдәни чаралар сараенда (элеккеге Металлурглар Мәдәният сарае) шәһәребезнең «Ялкынлы яшьлек» җыр, бию һәм шигърият халык ансамбленең 40 еллыгы уңаеннан зур бәйрәм булып узды.
Коллективны бу олы вакыйга белән котлар өчен өлкә һәм шәһәр хөкүмәте, Мәдәният министрлыгы, татар җәмәгатьчелеге вәкилләре һәм бик күп башка кадерле кунаклар килгән иде. Бу көнне «Ялкынлы яшьлек» тамашачыларга иң моңлы җырларын, иң матур биюләрен бүләк итте. Концертта ансамбльнең элеккеге артистлары катнашуы аны аеруча бизәде.
Тамаша җыр-моң, биюләр белән генә түгел, бай эчтәлекле шигъри юллар белән дә сугарылган иде. 40 еллык иҗади тәҗрибәсе булган «Ялкынлы яшьлек» чын-чынлап өлкәбездә һәвәскәр сәнгатьенең йөзек кашы булып тора, һәм әлеге юбилей тантанасында ул бу югары дәрәҗәсен тагын бер тапкыр раслады.

news_right_1
news_right_2
news_bot