news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җәй башына республика чисталык таләпләренә җавап бирергә тиеш - Фаяз Шакиров

Экология министры урынбасары санитар-экологик икеайлыкның инде бу якшәмбедә үк башланачагы хакында искәртте.

Җәй башына республика чисталык таләпләренә җавап бирергә тиеш - Фаяз Шакиров
eco.tatarstan.ru

(Казан, 29 март, "Татар-информ"). Бүген Казан Башкарма комитетында санитар-экологик икеайлыкны уздыруга әзерлек буенча зона киңәшмәсе булды. Чараны Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары – әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров уздырды. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Киңәшмәдә Министрлыкның Үзәк территориаль идарәсе башлыгы Петр Королев, Казан, Югары Ослан, Биектау, Яшел Үзән, Лаеш һәм Питрәч районнары вәкилләре, ТКХ предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре, каты көнкүреш калдыклары полигоннары директорлары катнашты.

Үз чыгышында Фаяз Шакиров Татарстанда санитар-экологик икеайлыкның инде бу якшәмбедә үк башланачагы хакында искәртте. Җәй башына кадәр республика территориясе халыкның экологик һәм санитар-эпидемиологик куркынычсызлыгы таләпләренә җавап бирә торган торышка китерелергә тиеш.

Баш инспектор сүзләренә караганда, калдыкларның санкцияләнмәгән рәвештә урнаштырылган урыннарын ачыклауга һәм аларны юк итүгә зур игътибар биреләчәк. Ачыкланган чүплекләр турында бар мәгълүмат Татарстан Республикасының экологик картасына кертелә.

Экология министры урынбасары шулай ук быел "Иң яхшы муниципаль берәмлек" исеменә конкурсның дәвам иттереләчәге хакында да билгеләде. "2017 елдагы экологик икеайлык йомгаклары буенча Казан иң яхшы шәһәр округы булып танылды. Тулаем алганда, әлеге конкурс тәртип урнаштырудагы нәтиҗәле механизмнарның берсе булды һәм территорияләрне чистарту буенча муниципалитетлар эшен активлаштырды", – диде Фаяз Шакиров.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100