Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Җәй азагында бензинга бәя арту көтелә
Россиядә әлеге ягулыкка бәя литрына 40 тиен чамасы артырга мөмкин.
(Казан, 24 июль, "Татар-информ"). 2017 елның икенче яртысында Россиядә бензинны ваклап сату бәяләре 1 проценттан узмаячак һәм бәя арту сентябрь аенда булыр дип көтелә. Әлеге мәгълүматларны “Известия”гә Vygon Consulting аналитик агентлыгы китергән.
Шул ук вакытта экспертлар, ел дәвамында бензинга бәяләр тулаем алганда 4–7 процент үсәр, дип билгели.
2017 елның июле бензинга бәяләр үсеше тукталу белән истә калачак. Ә соңгы ике атнада Россиядә ягулыкка бәя шул ук дәрәҗәдә тора, кайбер төбәкләрдә хәтта аның бераз гына кимүе дә күзәтелә. Бүген иң арзан Аи-92 һәм Аи-95 бензины Себер федераль округында һәм аның бер литры 36,71 һәм 38,88 сум тора. Аннан кала Урал федераль округы атала – ягулыкның бер литры 36,86 һәм 39,36 сумнан.
Агентлык исәпләүләре буенча, бензинга ваклап сатуда бәя 1 процентка якынча 37 тиен туры килә. Бәяләр тагын бераз арту август-сентябрь аенда булырга мөмкин.
Белешмә өчен: узган ел әлеге ягулыкка уртача бәя литрына 34,3 сумны тәшкил итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз