Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Җәй айларында һава температурасы нормадан артык булмаячак, дип фаразлый белгечләр
Сентябрьдә исә һава температурасы гадәттәгедән җылырак булачак
(Казан, 23 март, “Татар-информ”, Лилия Локманова). “Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе” федераль дәүләт бюджет учреждениесе метеофаразлар бүлеге җитәкчесе Ирина Трущина хәбәр иткәнчә, апрель аеннан алып җәй дәвамында Татарстанда һава температурасында нормадан тайпылышлар булмаячак. Апрельдә ул уртача 4,4 градусны, майда 13 градусны, июньдә 16,9 градусны, июльдә 19,1 градусны, августта исә 16,8 градусны тәшкил итәчәк.
Сентябрь аенда һава температурасы нормадан югарырак булуы көтелә: быел ул уртача 11 градусны тәшкил итәчәк, дип фаразлый белгечләр.
Явым-төшемгә килгәндә, җәй айларында шулай ук ул нормада булачак. Сентябрьдә дә явым-төшемнәрдә нормадан тайпылыш көтелми, дип хәбәр ителде бүген ТР гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендәге матбугат конференциясендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз