news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җәй айларында Алексеевскида балигъ булмаганнарга карата 5 җенси каныгу очрагы теркәлгән

Алексеевск районының Шәмә авылында яшәүче 52 яшьлек кеше үз өенә сигез яшьлек күрше кызын чакырган һәм аңа карата җинаять кылган

 Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ», Светлана Белова). Алексеевск районында Тикшерү комитеты быел июнь аеннан бүгенге көнгә кадәр балигъ булмаганнарга карата җенси каныгу буенча биш эш кузгаткан. Бу хакта Россия тикшерү комитетының Татарстан буенча Чистай районара тикшерү бүлеге җитәкчесе Фәнис Шәйхетдинов хәбәр итте. «Егерме биш меңләп кеше яшәгән Алексеевск бистәсе өчен кечкенә сан димәс идем. Әле бит бу эшләр барысы да соңгы өч ай эчендә кузгатылды”,- дип белдерде ул.

Алексеевск районының Шәмә авылында яшәүче 52 яшьлек кеше үз өенә сигез яшьлек күрше кызын чакырган. Аннан соң булган хәл РФ Җинаять кодексында «сексуаль характердагы ирексезләп кылынган гамәл» дип билгеләнә. Кызның әнисе, тикшерү мәгълүматлары буенча, бу вакытта исерек булган. Кылынган хәл турында кызының сәламәтлеге белән проблемалар килеп чыккач кына белгән. Ир-атка карата җинаять эше кузгатылган. Хәзерге вакытта эш судка тапшырылган, дип хәбәр итте Россия тикшерү комитетының Татарстан буенча Чистай районара тикшерү бүлегеннән тикшерүче-криминалист Әнвәр Юсупов.

Август аенда «14 яше тулмаган кешегә карата сексуаль характердагы ирексезләп кылынган гамәл» маддәсе буенча җинаять эше Новоспасск авылының 16 яшьлек кешесенә карата ачылган. Тикшерү ачыклаганча, ул бер ел элек Казаннан авылга кунакка кайткан сигез яшьлек кызга бәйләнгән. Кыз бала яңадан кунакка барудан кискен рәвештә баш тарткач кына, бу хәл ачылган. Тикшерү эшләре бара.

28 августта кичен 18 һәм 15 яшьлек Алексеевск районы кешеләре пляжда 15 яшьлек инвалид кызны көчләгәннәр. Җинаять эше кузгатылган, тикшерү бара.

Моннан тыш, Әнвәр Юсупов ел башында Алексеевск районында яшәүче 15 яшьлек кыз 19 яшьлек егеттән авырга узганын әйтте. Тиздән ул бала табарга тиеш, ә баланың атасына җинаять эше кузгатылган. Әлеге гамәл ирекле рәвештә кылынган булса да, биредә закон бозылган.

Тагын бер очрак: 16 яшьлек булачак әнинең соңгы срокларда баласы төшә. Баланың әтисе 19 яшьлек дус егете була. Җенси гамәл, тикшерү материалларыннан күренгәнчә, ике якның да ризалыгы белән кылына. Шулай булуга карамастан әлеге очракта да җинаять эше кузгатылган.

«Бу характердагы гамәлләр җәмәгатьчелектә һәрчак зур резонанс тудыра. Район зур булмаганлыктан, кешеләр бер-берсен белә һәм сүз тиз тарала”, – дип белдерде тикшерүче-криминалист Әнвәр Юсупов. Ул һәр очрак буенча да тикшерү комитетының Алексеевск районы хакимиятенә, әлеге хәлнең фигурантлары булган мәгариф оешмаларына күрсәтмәләр җибәрүләрен әйтте.

Әлеге җенси характердагы балигъ булмаганнарга кылынган гамәлләрнең ни өчен күбәеп китү сәбәбен тикшерүчеләр аңлата алмады. Тикшерү комитетының ике вәкиле фикеренчә дә, Алексеевск районында бу өлкәдә кисәтү эшләренең җитәрлек дәрәҗәдә алып барылмавы күренә.

«Тиешле чаралар күрелә. Биш очракның өчесе турында без беләбез. Профилактика даими рәвештә үткәрелә”, - дип җавап бирде «Татар-информ» корреспондентына Алексеевск районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Николай Чурин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100