news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Хыялый» спектаклендә актриса Ләлә Миңнуллинаны 70 яшьлек юбилее белән котладылар

«Сәхнәгә чыккан мизгелдән үк, үзенә генә хас энергиясе белән игътибарны җәлеп итеп, үзе курчак кебек кенә булса да, бөтен сәхнәне тутырып тора», - ди Фәнис Мөсәгыйтов.

«Хыялый» спектаклендә актриса Ләлә Миңнуллинаны 70 яшьлек юбилее белән котладылар
Салават Камалетдинов/архив

Татарстанның халык артисты Ләлә Миңнуллинаны театр коллективы юбилее белән тәбрикләде. Татарстан Республикасының халык артисткасы Ләлә Миңнуллина 21 августта түгәрәк датасын билгеләп узды – аңа 70 яшь тулды.

«Ләлә Рафаил кызы тормышын сәхнәгә багышлаган талантлы, үтә тырыш шәхес, бүгенге көндә дә хисләре ташып, иҗатка ашкынып тора. Күптән түгел тамашачылар бик яратып кабул иткән «Хыялый» спектаклендә уйнады. «Хыялый» спектакле башланыр алдыннан Ләлә Миңнуллинаны күркәм бәйрәме белән котлар өчен сәхнә тутырып хезмәттәшләре чыкты», - дип хәбәр итә Тинчурин театры матбугат хезмәте.

«Менә шундый чәчәкләргә бай, мул уңышлы, көзгә якынлашып килүче айда дөньяга килгән безнең Ләлә апабыз. Нинди генә рольгә алынмасын, ул аны җиренә җиткереп башкара. Сәхнәгә чыккан мизгелдән үк, үзенә генә хас энергиясе белән игътибарны җәлеп итеп, үзе курчак кебек кенә булса да, бөтен сәхнәне тутырып тора. Тыйнак, мөлаем, нечкә күңелле, әлеге артисткабызның бик күп яхшы сыйфатларын санап узарга мөмкин булыр иде», - дип сөйләгән Тинчурин театрының директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Мөсәгыйтов.

Театр директоры Ләлә Миңнуллинаны һәрчак күңелен, җанын-тәнен биреп иҗат итүен билгеләп үткән. «Ләлә ханым, Сезгә ныклы сәламәтлек телим, күкләрегез гел аяз булсын. Озын-озак яшәргә, алга таба да безнең белән бергәләп яңадан-яңа иҗади үрләрне яулап, шатлыкларны уртаклашырга язсын. Котлауларыбызны да иҗади рәвештә ирештерәбез – Сезгә багышлап шигырьләр яздык, җырлар да бүләк итәбез», – дигән ул. Котлауларга театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов та кушылган.

Ләлә Миңнуллина хезмәттәшләренә рәхмәтен белдергән. «Иң зур рәхмәтем сезгә, кадерле тамашачыларыбыз! Сез булмасагыз театр да, без дә юк, сез бит безнең терәгебез, ныклы таянычыбыз. Сезнең өчен иҗат итәбез, кайбер спектакльләребез күңелгә хуш килмәскә дә мөмкин, безне гафу итә белүегез өчен олы рәхмәт», – дигән актриса.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100