Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Хыял» приютында тәрбияләнүчеләр спорт уенында катнаштылар
Аксубай районында Казан шәһәренең «Рубин» командасы оештырган футбол бәйрәме узды. Кырга профессионаллар гына түгел, балалар һәм яшүсмерләр өчен «Хыял» социаль приютыннан яшь талантлар да чыкты. Бу хакта ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Уен кызыклы һәм тигез булсын өчен, балаларны яшь буенча сигез командага бүлгәннәр. Аларның бишесен приютта тәрбияләнүчеләр җитәкләде. Приют балалары катнашындагы ике команда, чын спорт рухы барлыгын исбатлап, беренче һәм икенче урыннарны алды.
«Рубин» уенчылары үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, яшь футболчыларга киңәшләр бирделәр һәм аларны яңа казанышларга илһамландырдылар.
Бу матч спорт вакыйгасы гына түгел, ә балалар өчен үзләрен зур футбол гаиләсенең бер өлеше итеп тою мөмкинлеге дә булды. Ахырда һәр катнашучы бүләкләр алды, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз