Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Хыял» музыкаль төркеме Ставропольдә «Илче бага» җырын башкарачак
Казанның «Хыял» музыкаль төркеме Олег Газмановның «Родники. Дети» Бөтенроссия конкурсында финалга чыкты. Коллектив зур жюри тарафыннан бөтен илдән йөз дәгъвачы арасыннан сайлап алынган 22 иң көчле катнашучы арасына кергән. Бу хакта шәһәрнең мәдәният идарәсе хәбәр итә, дип яза Казан мэриясе матбугат хезмәте.
Өченче сезонны сайлап алу нәтиҗәләрен масштаблы тыңлаулардан соң ясадылар. Белгечләргә йөзгә якын җыр тәкъдим иттеләр, ә финалчылар исемлеген быел югары көндәшлек аркасында киңәйттеләр. Жюрины Россиянең халык артисты Олег Газманов җитәкләде, шулай ук эшләрне Пелагея, Зара, Родион Газманов һәм башка танылган башкаручылар бәяләде. Конкурсның финалы 31 майда Ставропольдә узачак. Сәхнәдә «Хыял» төркеме татарча «Илче бага» җырын тәкъдим итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз