news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

XXXIII Татар яшьләре көннәрен үткәрү вакыты билгеле

XXXIII Татар яшьләре көннәрен үткәрү вакыты билгеле
Салават Камалетдинов

XXXIII Татар яшьләре көннәре Боровое Матюшинодагы «Идел» яшьләр үзәгендә 13-17 сентябрьдә узачак. Бу хакта «Идел» яшьләр үзәге җитәкчесе Наилә Галиева хәбәр итте.

«Форумда барысы 150 кеше катнашыр, дип көтәбез. Программаларны әзерлибез. Башка еллар белән чагыштырганда программада зур тайпылышлар булмас, дип уйлыйм. Яңа чаралар һәм яңа остазлар булырга мөмкин», – дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Ул форумның ачылышын Казанда үткәрергә теләвен әйтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot