news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

XXVII Универсиадада Татарстан чаңгычысы Ларьков Россия өчен беренче “алтын”ны алды

Россия гомумкоманда зачетында икенче урынны били

 (Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). Кичә Словакиядә XXVII Бөтендөнья кышкы Универсиада старт алды.

Чаңгычылар ярышларында спринтта россиялеләр мактау пьедесталын тулысынча биләде. Универсиадада Россиягә беренче алтынны Татарстан вәкиле Андрей Ларьков алды, Антон Грачевка көмеш медальгә ия булды, ә Россия җыелма командасы флагын йөртүче Рауль Шакирҗанов бронза медальле булды. Беренче көнне барлыгы 4 комплект медаль уйнатылды.

Россия җыелма командасы гомумкоманда зачетында икенче урынны били. Казакъстан спортчылар лидерлык итә, өченче – украиннар, дүртенче – поляклар, бишенче – Словакия спортчылары. Ә медальләр саны буенча беренче – россиялеләр, икенче – казакъстанлылар, өченче – поляклар, словакиялеләр һәм украиналылар, дип хәбәр итә «Весь спорт».

news_right_1
news_right_2
news_bot