news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"XXVII Татар яшьләре көннәре" резолюциясе кабул ителде

Каршы тавыш бирүчеләр булмады.

(Зөя, 29 август, "Татар-информ", Алмаз Шиһабетдинов). "XXVII Татар яшьләре көннәре" резолюциясе кабул ителде. Аны барлык делегатлар да бертавыштан кабул итте, өстәмәләр кертелмәячәк.

Резолюцияне кабул итәр алдыннан барлык делегатлар да аның белән танышып чыктылар. Делегатлар андагы пунктлар белән килеште, өстәмәләр кертелмәячәк.

Резолюциядә Татарстан белән шартнамәне озынайту һәм төбәкләрдәге татарларга ярдәм итү кебек пунктлар бар. Алар Россия һәм Татарстан президентларына юллана.

Исегезгә төшерәбез, 25-29 августта "Татар яшьләре көннәре" форумы узды. Форумда Россиянең 30 төбәгеннән һәм Канададан 147 делегат катнашты. Алар Ульяновск, Тольятти, Самара, Зөя һәм Болгар шәһәрләренә сәяхәт кылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100