news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

XXVII "Татар яшьләре көннәре" лидеры исеме билгеле булды

Ул – Әстерхан өлкәсеннән Данил Хәлморатов.

(Зөя, 29 август, "Татар-информ", Алмаз Шиһабетдинов). XXVII "Татар яшьләре көннәре"нең лидеры исеме билгеле булды. Ул – Әстерхан өлкәсеннән Данил Хәлморатов.

Лидерны сайлау ябылу тантанасына билгеләнгән иде. Һәр делегат үз тавышын бары тик бер генә конкурсантка бирә алды. "Үз кешесенә өстәмә тавыш бирү теләге булса да, бездә күп елларга тупланган тәҗрибә бар", – диде "Идел" яшьләр үзәге җитәкчесе Ләйсән Сафина.

"Татар яшьләре көннәре" лидерын сайлау инде 12 уздырыла. Форумны оештыручы, "Идел" яшьләр үзәге җитәкчесе Ләйсән Сафина тавыш бирүче делегатларга лидерны сайлаганда ел әйләнәсендә эшләнелгән эшләргә игътибар юнәлтергә киңәш итте.

Ир сүзе кыска һәм төгәл булган кебек үк, Данил да "Без – татарлар, без булдырабыз", – дип әйтте.

Исегезгә төшерәбез, 25-29 августта "Татар яшьләре көннәре" форумы узды. Форумда Россиянең 30 төбәгеннән һәм Канададан 147 делегат катнашты. Алар Ульяновск, Тольятти, Самара, Зөя һәм Болгар шәһәрләренә сәяхәт кылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100