Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
XXVII Татар яшьләре көннәре делегатлары Казанга җыелды
Алар Казан Кремленә һәм Татарстанның милли музеена сәяхәт кылды.
(Казан, 25 август, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Бүген, 25 август көнне, Россиянең 30 төбәгеннән һәм Канададан XXVII Татар яшьләре көннәренә егет-кызлар җыелды. Татар яшьләре көннәренә 150 делегат теркәлгән.
Делегатлар иртәнге 8 дә “Идел” яшьләр үзәгендә җыела башлады.12:00 сәгатьтә делегатлар Казан Кремленә һәм Татарстан Республикасының Милли музеена юл тоттылар.

Делегатларның күбесе Казанда һәм Казан Кремлендә беренче тапкыр. Кырымнан килгән Эмиль Милушевның да Казанга тәүге килүе. Эмильнең әти-әниләре Кырымга Казаннан күченгән була. “Казанга килү мөмкинчелеге чыгу белән шунда ук ризалаштым. Минем тамырларым моннан чыккан. Бу телне дә өйрәнергә бер дигән мөмкинлек”, - ди ул.
“Мин үзем Кырымның Семфирополь шәһәреннән килдем, һәм аның белән чагыштырганда, Казан гаять зур, чиста, матур шәһәр. Бик ошады. Барлык кешеләр дә дус, аралашучан”, - дип сөйләде Эмиль Милушев

Татар яшьләре көннәре 25-29 август дәвам итәчәк. Делегатлар "Борис Полевой" теплоходында Ульяновск, Самара, Тольяти, Болгар шәһәрләренә сәяхәт итәчәк һәм татар җәмәгатьчелеге белән танышачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз