Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
XXVII Федераль Сабантуй Томск шәһәрендә узачак
XXVII Федераль Сабантуй Томск шәһәрендә узачак. Омскидагы бәйрәмдә өлкә губернаторы Виталий Хоценко һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Тулпар Ат» исемле бронзадан коелган канатлы ат сынын Томск өлкәсе вәкиленә — төбәк хөкүмәте рәисе Алексей Кондратьевка тапшырдылар. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Алексей Кондратьев XXVI Федераль Сабантуй кунакларын Томск өлкәсе губернаторы Владимир Мазур исеменнән сәламләде һәм барысын да XXVII Федераль Сабантуйга Томскига чакырып калды.
Томск өлкәсе Федераль Сабантуйны уздыруга әзерлекне инде башлап җибәрде. Өлкә губернаторы Владимир Мазурның Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев белән очрашуы вакытында бәйрәмгә әзерлек планы килештерелде. Шулай ук бәйрәмне 2027 елның 3 июлендә үткәрергә карар кылынды. Урын мәгънәле итеп сайланган — шәһәрнең тарихи үзәге, Губернатор кварталы.
- 2001 елдан бирле Федераль Сабантуй илнең төрле төбәкләрендә оештырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз