Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасына таяныч буларак, Мәскәүдә дөньяви рәсми кичке аш мәҗлесе уздырыла
Анда Зур һәм Мария театрлары солистлары, синхрон хәрәкәтләнүче гимнастика осталары һ.б. чыгыш ясый
(Казан, 30 апрель, “Татар-информ”). Казанда узачак XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасына таяныч булу, Россия элитасын ил һәм Татарстан Республикасы өчен әһәмиятле вакыйгага җәлеп итү йөзеннән, Мәскәүнең Царицино утарындагы Екатерина залында дөньяви рәсми кичке аш мәҗлесе уздырыла.
Анда Зур һәм Мария театрлары солистлары, синхрон хәрәкәтләнүче гимнастика осталары чыгыш ясый, “Что?Где?Когда?” форматында интеллектуаль уен уздырыла. Барлыгы 120 кешегә исәпләнгән чарага Мәскәү хөкүмәте министры Сергей Капков, Чехия Республикасы илчелеге эшләрендә вакытлыча ышанычлы вәкил Мартин Клучар, хоккейчы Алексей Морозов, теннисчы Марат Сафин, актерлар Рената Литвинова, Чулпан Хаматова, Сергей Безруков, Константин Хабенский һ.б. да чакырулы.
“Татар-информ”га бу хакта Мәскәүдән хәбәр килде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз