Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
XXVI Федераль Сабантуйда Омск өлкәсе губернаторы кунакларны татар телендә сәламләде
XXVI Федераль Сабантуйны тантаналы ачуда Омск өлкәсе губернаторы Виталий Хоценко кунакларны татар телендә сәламләде. «Рәхим итегез!» – диде ул. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Президентыбыз Владимир Владимирович Путин указы белән агымдагы 2026 елның Россия халыклары бердәмлеге елы дип игълан ителүе бик урынлы булды. Менә без бүген әлеге бердәмлекне күрәбез. Сабантуйга дип кунаклар Россиянең 30дан артык төбәгеннән, Казахстаннан килде», — дип билгеләп үтте ул.
Омск өлкәсе губернаторы Сабантуйның төбәк халкы өчен уртак бәйрәм булуын ассызыклады. Аны биредә яшәүче татарлар гына түгел, башка милләт вәкилләре дә бәйрәм итә.
«Без бүген ишегалларын карап йөрдек. Татар, рус, украин, белорус, немец, казак ишегаллары бар иде. Без һәрвакыт бөтен бәйрәмнәрне бергә уздырабыз. Шуны әйтәсем килә: без кайгыда да, шатлыкта да бергә. Ике ел элек, безнең төбәгебез су басу афәтен кичергәндә, Татарстан Республикасы беренчеләрдән булып ярдәмгә килде. Шуңа күрә бөтен Татарстан Республикасына зур рәхмәт сүзләрен җиткерәм», – диде губернатор.
Моннан тыш, Виталий Хоценко узган елда Омск өлкәсе Федераль Сабантуйны уздыру хокукын шатланып кабул итүен билгеләп үтте. Ул Татарстан Республикасы җитәкчелегенә һәм Бөтендөнья татар конгрессына бәйрәмне оештыруда күрсәтелгән ярдәм һәм булышлык өчен рәхмәт белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз