news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

XXIV Федераль Сабантуйда ат чабышлары башланган

XXIV Федераль Сабантуйда ат чабышлары башланган
Фото: Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте

5-6 июльдә Йошкар-Ола шәһәрендә XXIV Федераль Сабантуй оештырыла. Бәйрәм программасы ат спорты ярышлары белән башланды. Анда Идел буеның берничә төбәгеннән спортчылар катнаша, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

«Ат чабышлары традицион рәвештә бәйрәмнең иң тамашалы өлешләренең берсе булып тора. Ат чабышы спортында ике яшьтән зуррак чиста канлы, атланып йөри торган атлар нәселеннән булган айгырлар һәм бияләр катнашты. Спорт бәйрәменең гомуми приз фонды 1 миллион сум тәшкил итә», – диелә хәбәрдә.

Бәйрәм кунаклары белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев аралашкан. «Ул алар белән әлеге чара турында фикер алышты һәм Федераль дәрәҗәдә үткәрелүче милли Сабантуй бәйрәме белән котлап, матур теләкләрен җиткерде», – дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot