news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

XXIII Мәскәү халыкара Коръән укучылар ярышында Иран хафизы җиңде

XXIII Мәскәү халыкара Коръән укучылар ярышында Иран хафизы җиңде
Фото: РФ мөселманнары Диния идарәсенең Телеграм-каналы

XXIII Мәскәү халыкара Коръән укучылар ярышы җиңүчеләре билгеле булды. Чара Россия Федерациясе мөселманнары Диния идарәсе тарафыннан Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Мөхәммәд ибне Зәйд исемендәге гуманитар фәннәр университеты белән берлектә оештырылды. Бу хакта РФ мөселманнары Диния идарәсенең Телеграм-каналы хәбәр итә.

Тантанада БГӘ, Мисыр, Сәгуд Гарәбстаны, Катар һәм башка илләрдән мәртәбәле галимнәр һәм җитәкчеләр, дөньяның 30 иленнән иң оста карыйлар катнашты. Хәрби ветераннар һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар чараның шәрәфле кунаклары булды.

Фото: © РФ мөселманнары Диния идарәсенең Телеграм-каналы

Кунакларга һәм тантанада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, РФ мөселманнары Диния идарәсе рәисе, баш мөфти шәех Равил Гайнетдин, ике дистә ел эчендә конкурсның матур уку ярышына гына түгел, ә халыклар һәм илләр арасындагы дуслык күперенә әверелүен аерым билгеләде.

«Әлеге әһәмиятле чара рухи дипломатиянең гамәлдәге үрнәге һәм гомумкешелек рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклау хакына халыкара хезмәттәшлекнең нәтиҗәсе», - диде ул.

Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Ислам һәм вакыф эшләре буенча генераль идарәсе рәисе доктор Умар Хәбтур Әл-Дәраи: «Изге Коръән һәм аны саклаучылар хөрмәтләнгән әлеге мөбарәк мәҗлестә без Россия Федерациясенә һәм РФ мөселманнары диния идарәсенә 23нче мәртәбә уздырылучы әлеге күренекле Коръән бәйгесен оештырудагы тырышлыклары өчен рәхмәтебезне белдерәбез», - диде.

Ярыш нәтиҗәләре буенча хөкемдарлар карары белән Иран Ислам Республикасыннан Эсхак Абдуллаһи иң яхшы карый дип табылды.

II урынны ике катнашучы бүлеште: Мөхәммәд Әл-Фәвәл (Ливан) белән Айман Рамлан (Малайзия).
III урынга Индонезия Республикасыннан Әрдиянсах Әбү Бәкер лаек булды.

Бүләкләрне баш мөфти шәех Равил Гайнетдин, БГӘнең Мөхәммәд ибне Зәйд исемендәге гуманитар фәннәр университеты ректоры Хәлифә әл-Заһири һәм мөфти Рушан Аббясов тапшырды.

Чарада «Подвиг веры» дип исемләнгән театральләштерелгән тамаша күрсәтелде. Спектакльнең үзәгендә буыннар хәтере аша узарга тиешле киләчәк кешесе булды, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot