news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

XXII Мәскәү халыкара Коръән укучылар конкурсы башлана

XXII Мәскәү халыкара Коръән укучылар бәйгесе 6 ноябрьдә башланып китә. Быел конкурсны Россия мөселманнары Диния нәзарәте Катар дәүләте Вакыфлар һәм Ислам эшләре министрлыгы белән партнерлыкта үткәрә. Бу хакта Россия мөфтиләр шурасы хәбәр итә.

6-7 ноябрьдә Мәскәү җәмигъ мәчете конференц-залында конкурсның ярыш өлеше уза. Дөньяның иң көчле Коръән укучылары мөселманнарның Изге Китабын кычкырып уку осталыгын һәм Коръәнне белүен тулы күләмдә күрсәтәчәк. Керү ирекле.

8 ноябрьдә «Космос» кунакханәсе концертлар залында XXII Мәскәү халыкара Коръән укучылар конкурсын ябу тантанасы була. Тантана барышында «Коръән хәзинәләре» театральләштерелгән куелышы күрсәтеләчәк.

9-14 ноябрьдә Мәскәү җәмигъ мәчетендә төрле тематик зоналардан торган интерактив күргәзмә эшләячәк. Күргәзмәгә килүчеләр үзләренең изге Коръән уку күнекмәләрен тикшерә, Гарәп әлифбасы белән таныша, үзләрен каллиграфиядә сынап карый, шулай ук VR-технологияләр ярдәмендә Мөхәммәд пәйгамбәр (салләллаһү гәләйһи үә сәлләм) заманындагы Мәккә һәм Мәдинә изге җирләренә виртуаль сәяхәт кыла алачак. Күргәзмәгә керү ирекле.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100