news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«XXI гасырда Россия юллары» Халыкара күргәзмә-форумы кысаларында «түгәрәк өстәл» булачак

Аларда автомобиль юлларын проектлау, салу һәм эксплуатацияләүне камилләштерү, юл хуҗалыгында фән, технологияләр үсеше һәм стандартлаштыру темалары ачылачак

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Бүген «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында «Гамәлдәге закон таләпләре һәм халыкара нормаларга ярашлы рәвештә автомобиль юллары салу, ремонтлау һәм карап тотуның сыйфатын тәэмин итү» темасына үткәрелгән фәнни-гамәли конференциянең пленар утырышы белән эшен башлап җибәргән һәм «Казан ярминкәсе»дә «XXI гасырда Россия юллары» IX Халыкара күргәзмәдә дәвам иттергән форум программасында иртәгә Казанда «түгәрәк өстәл»ләр уздыру каралган.

«Автомобиль юлларын проектлау, салу һәм эксплуатацияләүне камилләштерү» темасынга оештырылачак утырышта «Росавтодор» федераль юллар агентлыгының юллар проектлау һәм салу идарәсе бешлыгы Сергей Потапов «2010-2015 елларда Россиядә транспорт системасын үстерү» Федераль максатчак программасының «Автомобиль юллары» бүлеген гамәлгә ашырганда юллар һәм ясалма корылмалар проектлаудагы актуаль мәсьәләләргә тукталачак.

Автомобиль  юллары территориаль идарәләренең юллар челтәре сакланышын юл хуҗалыгы норматив базасын камилләштерү юлы белән тәэмин итүдә бурыч-максатлары буенча «Радор» Ассоциациясе генераль директоры Игорь Старыгин, Сочи шәһәрендә автомобиль юлларын модернизацияләү буенча «Черноморье» юл төзелеше департаменты башлыгы Владимир Кужель, Татарстанның авыл җирләрендәге торак пунктларын гомуми кулланылыштагы юлларга ел әйләнәсе чыгу мөмкинлеген тәэмин  итү перспективалары белән исә Казан дәүләт архитектура һәм төзелеш университетының Транспорт корылмалары институты директоры Александр Брехман таныштырачак. Анда, шулай ук, автомобиль юлларын проектлауда яңа нормалар әзерләү хакында Транспорт академиясе вице-президенты Евгений Лобанов доклады, техник регламентларны эшкәртүнең барышы, автомобиль юлларының сакчыллыгын тәэмин итү кебек күптөрле мәсьәләләр буенча да аерым чыгышлар булачак.

«Юл хуҗалыгында фән, технологияләр үсеше һәм стандартлаштыру» темасына уздырылачак икенче «түгәрәк өстәл» утырышында Казан дәүләт архитектура һәм төзелеш университетының Транспорт корылмалары институты фәнни-тикшеренү эшләре буенча проректоры Альфред Сөләйманов юл өслекләренең озакка чыдамлыгын фаразлау стандартларын һәм «Росавтодор»ның фәнни-тикшеренүләр, мәгълүмати тәэмин ителеш һәм бәяләр билгеләү идарәсе башлыгы урынбасары Борис Кутько инновацион үсешне тизләтү ысулы буларак оешмалар стандартларын эшкәртү мәсьәләләре буенча фикер-тәкъдимнәре белән уртаклашачак.

Юл төзелеше объектларын төзегәндә, реконструкцияләгәндә һәм капиталь ремонтлаганда бәяләр белән идарә итү концепциясен эшкәртү турында исә Бәяләр билгеләү федераль  үзәге мәгълүмати технологияләр идарәсе җитәкчесе Виктор Седов таныштырачак, тагын юл хуҗалыгында гамәли бурычларны үтәгәндә галәмне файдалану, юллардагы асфальт-бетон катламнарының нәтиҗәле технологияләре һ.б. темалар каралачак. 

  
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100