news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
XXI гасырда милли массакүләм мәгълүмат чаралары турында Санкт-Петербургта зур сөйләшү була
Ул Россиядә “Нур”/”Свет” беренче татар газетасы чыгарыла башлау вакыйгасына 105 ел тулу уңаеннан оештырыла
Скопировать ссылку
(Казан, 2 март, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Россиядә беренче татар газетасы – “Нур”/”Свет” чыгарыла башлау вакыйгасына 105 ел тулу уңаеннан,”Санкт-Петербург Татар милли-мәдәни мохтарияте” шәһәр иҗтимагый оешмасы фәнни-гамәли конференция оештыра.
“XXI гасырда милли массакүләм мәгълүмат чаралары” дип аталган форум программасында каралганча, 13 март көнне 12.00 сәгатьтән кунаклар Санкт-Петербургның “Мәскәү” кунакханәсенә (Александр Невский мәйданы, 2) урнаша, 14е көнне шәһәрнең Милләтләр йортында (Моховая ур., 15) төп чаралар уздырыла. Аерым алганда, 10.00 сәгатьтә “Нур” газетасы турында фильм тәкъдим ителә, аннары 15.00 сәгатькәчә пленар утырыш, “Бердәм мәгълүмати киңлек буларак милли ММЧ” темасына “түгәрәк өстәл” артында сөйләшү планлаштырылган. Фәнни-гамәли конференция исә шушы ук көнне 16.30 сәгатьтә дискуссияләргә нәтиҗә чыгару һәм катнашучылар исеменнән мөрәҗәгать кабул итү белән төгәлләнәчәк. Конференциядә ясалган чыгышлар аерым җыентык рәвешендә соңыннан басылып чыгачак.
Санкт-Петербург Татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Рәис Яркәев мәгълүматларына караганда, юл чыгымнарын форумга җибәрүчеләр каплый, кунакханә чыгымнарын – кабул итүче як.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot