news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«XXI гасыр лидеры» бәйгесендә Татарстанны 12 активист тәкъдим итәчәк

Республика делегациясе составына керү өчен яшь лидерлар алдында бер урынга берничә дистә кеше дәгъва кылган конкурсны үтәргә туры килде.

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ»). «XXI гасыр лидеры» Бөтенроссия балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре лидерлары һәм җитәкчеләре бәйгесендә Татарстанны 12 активист тәкъдим итәчәк. Алар арасына ТР Балалар оешмалары советы, Түбән Кама өлкән сыйныф укучылары шәһәр берлеге, «Сәләт», «Яшь Гвардия» оешмалары һәм ТР Эшче яшьләр берлеге лидерлары керде.

Республика делегациясе составына керү өчен яшь лидерлар алдында бер урынга берничә дистә кеше дәгъва кылган конкурсны үтәргә туры килде, диде ТР Балалар оешмалары советы директоры Екатерина Согрина бүген «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә.

«Безнең төбәктә ел саен «Ел лидеры» бәйгесе уза. Конкурсның гариза тапшыру кампаниясендә 450 кеше катнашты, шуларның 180е финалга чыкты. Төбәк этабында җиңү яулаган 12 кеше Татарстанны Россия күләмендә тәкъдим итәчәк», – диде Екатерина Согрина.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100