news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

XX гасыр Казан театрлары афишаларын Лобачевский исемендәге фәнни китапханәдә күрсәтәләр

Күргәзмәдә «Зәңгәр шәл», «Казан сөлгесе» һәм башка спектакль афишалары куелачак.

(Казан, 17 апрель, «Татар-информ»). 19 апрельдә Лобачевский исемендәге фәнни китапханәдә «Театрлы китапханә төне: XX гасырның беренче яртысындагы Казан театрлары афишалары» күргәзмәсе ачыла. Россиядә Театр елын үткәрүгә багышланган күргәзмәдә университет китапханәсе фондларында сакланучы афишалар күрсәтеләчәк. Бу хакта КФУ матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Уку залларының берсендә университет китапханәсе фондларында сакланучы афишалар тәкъдим ителәчәк», - диелә хәбәрдә.

Әйтик, революциягә кадәрге чордагы (1915-1917 еллар) Казан театрының «Кармен», «Трубадур», «Паяцы» опералары афишалары күрсәтеләчәк.

20 нче еллар ахырында Татар драма театры афишалары бай репертуары белән аерылып торган. Аларның кайберләре экспозициядә тәкъдим ителәчәк. Алар арасында Һади Такташ, Кәрим Тинчурин, Мәҗит Гафури әсәрләре буенча куелган спектакль афишалары бар. Экспозициядә «Зәңгәр шәл», «Казан сөлгесе» һәм башка спектакль афишалары урын алачак.

1956 елда совет һәм татар композиторы Хөснулла Вәлиуллинның «Самат» операсына чакырган Татар дәүләт опера һәм балет театры афишасы иң соңгы экспонатларның берсе булып тора. Спектакль татар опера сәхнәсендә сугыштан соңгы тормыш темасының иң оригиналь чагылышларыннан берсе була.

Күргәзмәне ачу тантанасы 19 апрельдә икенче уку залында узачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100